Олы Әтнәдә юл һәлакәте теркәлде
Бу турыда районның юл иминлеге бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итте.
Бары тик шоферлар, җәяүлеләр дә юлларда үзара ихтирамлы булганда гына, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгәндә, уяулыкны югалтмаганда гына һәлакәтләргә киртә куеп буладыр.
Табигатьнең рәхәт, матур фасылына кердек. Юлларда җилдерүе дә рәхәт, шуңа да гел ашыгабыз, хәвеф-хәтәрнең аяк астында гына булуын онытып җибәрәбез. Бүген булган хәл дә шуның нәтиҗәсе.
Әтнә техникумы каршында Лада Гранта автомобиле артка чиккәндә тиешле ераклыкны чамалап бетерми, Лада Веста автомобиленә бәрелә. Зыян күрүчеләр юк.
Юлларда йөргәндә игътибарлы булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев