Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Район юлларында юл-транспорт һәлакәтләре саны кимеми

Җәйге сезон башлану белән республика юллары җанлана бара. Кызганычка каршы, автомобильчеләр һәм ике тәгәрмәчле транспорт сөючеләр активлашкан саен, безнең сезнең белән фикер алышу өчен куанычлы темалар саны азая бара.

Әтнә районы ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев белән әңгәмәбез дә шул күңелсез темаларның берсен үз эченә ала.

- Иң элек Татарстан территориясендә булган аварияләр торышы турында әйтеп узасы килә. Барысы 7 айда1 347 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 146 кеше һәлак булган һәм 1 656 кеше яраланган. АППГ белән чагыштырганда һәлак булучылар саны 34 кә арткан (+30,4%; АППГ – 112), шул ук вакытта юл – транспорт һәлакәтләре саны 174 кә (-11,4%; АППГ – 1 521) һәм яралылар саны 190 ка кимегән (-10,3%; АППГ-1 846). Әлеге тенденция нәтиҗәләрнең авырлыгы артуын күрсәтә, шул ук вакытта республикада соңгы 10 елда үлүчеләр саны кимеде. Үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, тизлек режимын үтәмәү, куркынычсызлык каешларын санга сукмау, автомобиль белән арыган хәлдә яки исереклек билгеләре белән идарә итү белән бәйле. Юл-транспорт чараларының кара-каршы бәрелешүе иң авыр нәтиҗәләргә китерә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында каршы як полосага чыгу белән бәйле 142 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 60 кеше һәлак булган һәм 243 кеше яраланган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре санының барлык күрсәткечләре дә 2 гә (+1,4%; АППГ – 140), һәлак булучылар саны 15 кә (+33,3%; АППГ – 45), яраланучылар саны 33 кә (+15,7%; АППГ-210) арткан.

Юл-транспорт һәлакәтенә мисаллар китерәм. 20 июнь көнне көндез Аксубай районында 46 яшьлек ВАЗ 2115 автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган хәлдә, каршы як полосага чыккан һәм 69 яшьлек машина йөртүчесе идарә иткән Лада приор автомобиле белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бу ике автомобильдәге барлык 5 кеше дә үлгән. ВАЗ 2115 йөртүчесе һәм 2 пассажиры каеш эләктермәгәннәр. Әлеге юл-транспорт һәлакәте турында беренчел мәгълүматларга ия булып, ВАЗ 2115 йөртүчесе, мөгаен, исерек хәлдә идарә иткәндер, бу фаҗигале вакыйгаларның сәбәбе булган. Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларның һәрберсенең яшен юкка гына әйтмим. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очракта теләсә кайсы яшьтәге кеше корбан булырга мөмкин.

22 июнь көнне Баулы районында 63 яшьлек автомобиль йөртүче Рено Логан Казан-Оренбург автоюлында идарә итә алмаган, каршы як полосага чыккан һәм Рено Сандеро белән бәрелешкән. Дүрт кешенең берсе генә исән кала алган-бу Рено Сандеро пассажиры. Шул ук көнне Минзәлә районында машина йөртүче тарафыннан узып китү кагыйдәләрен тупас бозу нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды.

М-7 автоюлында 37 яшьлек машина йөртүче Лифан узып киткәндә ГАЗель белән маңгайга маңгай бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Лифан автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры һәлак булган.

- Җәйге сезон җитү белән юлларда юл-транспорт һәлакәтендә катнашучы велосипедчылар саны да арта.

- Кызганычка каршы, бу шулай. 17 июнь көнне көндез, М-7 автоюлында Киа автомобилен йөртүче 24 яшьлек 69 яшьлек өлкән велосипедчыны бәрдергән. Нәтиҗәдә велосипедчы урында ук үлгән. 19 июнь көнне "Яңа Чаллы-Зәй-Әлмәт" автомобиль юлында, Киа автомобилен йөртүче хатын-кыз яшь велосипедчыга бәрелә. Нәтиҗәдә велосипедчы урында ук үлгән. Ике очракта да велосипедчылар юл йөрү кагыйдәләрен бозып юлны велосипедларда ашыкмыйча гына кисеп чыкканнар, ә машина йөртүчеләр куркынычсыз тизлекне сайламаган, бу аларга фаҗигане булдырмый калырга мөмкинлек бирмәгән. Барлык велосипедчыларга, самокатлар, индивидуаль мобильлек чаралары белән идарә итүчеләргә мөрәҗәгать итәм! Юлны җәяүлеләр кичүе буйлап, велосипедтан төшеп һәм аның янәшәсендә алып барганда, һичшиксез саклагыч экипировкадан файдаланыгыз. Үзегезнең хәрәкәт итү чарасын төрле яктылык җайланмалары белән билгеләгез һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдаланып, машина йөртүчеләр өчен үзегез дә күренеп торырлык булыгыз.

Җәяүлеләр катнашындагы аварияләргә тукталам. Алар катнашында 363 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 22 җәяүле һәлак булган һәм 355е яраланган. Узган ел белән чагыштырганда аварияләрнең төп күрсәткечләре түбәнәю күзәтелә: юл-транспорт һәлакәтләре саны 47 гә (-11,5%; АППГ – 410), һәлак булучылар саны 3 кә (-12,0%; АППГ – 25) һәм яралылар саны 42 гә (-10,6%; АППГ-397).

19 июньдә төнге сәгать берләр тирәсендә Яшел Үзән районында автомобиль йөртүче Ниссан 36 яшьлек җәяүлене бәрдерә, ул юлны билгесез урында кичкән, шул ук вакытта җир өсте җәяүлеләр кичүе 150 метрда урнашкан була., нәтиҗәдә җәяүле вафат була. Аның машина йөртүченең игътибарын җәлеп итә һәм шуның белән аның гомерен саклап кала алырлык яктылык кайтаручы элементлары булмавын билгеләп үтәм.

- Бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсенә тукталып үтсәгез иде. 

– Руль артына эчкән килеш утыру, бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. 21 июньдә Ютазы районында 02.45 сәгатьтә 42 яшьлек машина йөртүче Рено куркынычсыз тизлекне сайламаган, юл читенә төшкән һәм аннан соң ауган. Нәтиҗәдә ул вафат була. Һәлак булучының өч баласы калган. Шаһитлар сүзләренчә, машина йөртүче исерек хәлдә руль артына утырган. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да мөрәҗәгать итәм! Руль артында эчкечелек проблемасына битараф калмагыз, үз вакытында полициягә хәбәр итегез, шул исәптән районда булдырылган аноним Телеграм-канал  аша да. Хәбәр җибәреп, Сез үзегезнең гражданлык позициягезне күрсәтәсез, һәм аларны әләк итеп кабул итәргә кирәкми. Сезнең һәр хәбәрегез, барыннан да элек, әйләнә-тирәдәгеләр турында кайгырту, һәм ул гомерне саклап кала ала.

- Айнур Илһамович, республика юлларындагы фаҗигалар турында ишетеп, карап торабыз. Район юлларындагы курукынычсызлык турында да әйтеп китсәгез иде. 

- Район юлларында 7 айда 45 вак юл һәлакәте терәлде. Аллаһка шөкер, әлеге һәлакәтләрдә үлүчеләр һәм дә төрле тән җәрәхәтләре алучылар юк. Юл һәлакәтләренең күбесенә тиешле тизлекне сакламау, юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозулар тора. Шулай ук район юлларында исерек килеш идарә итүчеләр саны да кимеми. Шуңа күрә дә, тагын бер кисәтәсе килә. Ашыгулар юньлегә илтми. Юл ялгылларны кичерми. Исерек килеш рулҗ артына утырганчы, аның нинди нәтиҗәгә китерүен онытмасак иде.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев