Руль артында – “Автоледи”лар
Бу юлы да гүзәл зат йөртүчеләр ярышның кайбер этапларында ир-атлардан остарак булуларын күрсәттеләр.
Гомумән, хатын-кыз йөртүчеләр руль артында үзләрен җаваплырак хис итәләр бугай. Танырга кирәк, алар “теория”не ир-аттан яхшырак чамалыйлар кебек.
Тагын бер күңелле факт – ярышта катнашучылар ел саен диярлек алышынып торалар дисәндә була. Әйтерсең, алдан ук аерым төркемнәргә бүленеп куйганнар. Шул сәбәпле, җиңүче һәм призлы урын алучылар да ел саен яңа йөзләр. Ә быелгы ярышта урыннар түбәндәгечә булды.
Алинә Хөсәенова – I,
Әдилә Габидуллина – II,
Фагыйлә Шиһапова – III.
Алинә республикада узачак "Автоледи" конкурсына барачак. Уңышлар телибез аңы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев