Татарстан юлларында 57 кеше һәлак булган
Агымдагы ел башыннан Татарстан юлларындагы юл һәлакәтләрендә 57 кеше һәлак булган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләтавторинспекторы идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.
«Оператив мәгълүматлар буенча, 16 мартка 463 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 57 кеше һәлак булган, 581 кеше зыян күргән. Юл-транспорт һәлакәтләре һәм зыян күрүчеләр саны кимегән шартларда һәлак булучыларның артуы күзәтелә», - диде ул.
Аварияләрдә һәлак булучылар саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 19 кешегә күбрәк, дип белдерде идарәсе башлыгы.
«Иң еш теркәлгән кагыйдә бозу очраклары - тизлек режимын арттыру, каршы як полосага чыгу һәм җәяүлеләрне бәрдерү», – дип өстәде Рөстәм Гарипов.
Үз чыгышында җитәкче «Халык инспекторлары»ның кагыйдә бозучыларны ачыклау да зур роль уйнауларын ассыклап үтте.
Рөстәм Гарипов үз чыгышында балалар катнашындагы юл транспорт фаҗигаләренә киңрәк тукталып үтте. Кызганычка каршы, райннарда балалар катнашында булган юл фаҗигаләрен санап үтте.
– Кызганычка каршы, агымдагы елның ике аенда балаларын машинада тиешле утыргычларсыз йөрткән өчен бер мең ярымннан артык кеше җавапка тартылган. Халыкка җиткерәсе иде, махсус урындыкка утырту юл иминлеге инспекторлары өчен түгел, ә кешенең үзе өчен кирәк», – дип аңлатып үтте җитәкче.
Балаларыбызны куруыныч астына кую, бу диде җитәкче. Бүгенге көндә штраф бәяләер дә арткан. Физик затлар өчен 5 мең сумга кадәр күтәрелгән инде.
Моннан тыш, җәяүле балалар тарафыннан да юл һәлакәтләре булып тора. Бу очракта да , җитәкче машина йөртүчеләргә дә, балаларга да мөрәҗәгать итеп:
- Һәркем яхшы аңласын иде. Машина җтиз генә туктала алмый. Балалар да, башка җәяүлеләр дә тиешле урыннан юл аркылы чыкнанда, килгән машинаның дөрестән дә аны үткәрүенә ышанган очракта гына, юл карылы чыгарга яраганлыгын искәртте.
Чыннан да, көн дә хәвеф-хәтәрләр турында еш ишетеп торабыз. Кызганычка каршы, аның никадәр авырлыгын үз башына төшкән кеше генә аңлыйддыр. Чөнки күпме генә язылса да, күп кеше кисәтүләрне читләтеп кенә үткәреп җибәрә. Әмма чынбарлык бик куркыныч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев