Татарстан трассасында фура астына эләгеп ике кеше һәлак булган
Юл иминлеге

Татарстан трассасында фура астына эләгеп ике кеше һәлак булган

Бүген төнлә М7 трассасының 1071 нче километрында Уфа юнәлешендә Toyota автомобиле туктаган фурага килеп бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында җиңел машина йөртүчесе һәм пассажиры урында һәлак була. Моңа кадәр трассаның бу участогында бозлавык турында хәбәр килде.

«Татар-информ» га билгеле булганча, машина йөртүчегә — 33, пассажирга 23 яшь булган. Икесе дә – Таҗикстан гражданнары, Мәскәүдә яшәгәннәр.

Гадәттән тыш хәл урынына Тукай районы прокуроры Руслан Галиев килгән. Тикшерү оештырылды.

Чыганак


Нет комментариев