18 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган.
ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, кичә 21:00 сәгатьтә Татарстанның Түбән Кама районы Красный Ключ бистәсендә 17 яшьлек үсмер 18 яшьлек кыз белән питбайкта йөргән. Кайсыдыр мизгелдә ул, идарәсен югалтып, тимер киртәгә килеп бәрелгән. Үсмер шунда ук һәлак булган, пассажирын хастаханәгә озатканнар.
Тикшерү оештырылган, аның процессын прокуратура контрольдә тота.
Нет комментариев