Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Әтнә җәяүлеләре юлда сак булыгыз

Районда 10 августан 23 августка кадәр "Внимание! Пешеходный переход!" операциясе бара.

Бу көннәрдә җәяүлеләрнең юл аша тиешле урыннан чыгуы, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирү-бирмәве, җәяүлеләр өчен "пешеходный переход" ның дәүләт стандартларына туры килү-килмәвенә игътибар биреләчәк.

Агымдагы елның 7 аенда җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрендә 35 кеше һәлак булган, бу юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларның гомуми саныннан 24,5% тәшкил итә,шул ук вакытта июль аенда җәяүлеләрне бәрдергән вакытта һәлак булучылар саны, узган елның шул ук ае белән чагыштырганда, 33% арткан.

Жәяүлеләр кичүендә 241 җәяүлене бәрдерү теркәлгән, нәтиҗәдә 8 кеше һәлак булган һәм 243 кеше яраланган. Чагыштырганда ДТП саны 8,1% ка һәм яралылар саны 5,2% ка артан.

ЮХИДИ хезмәткәрләре кичке якта йөрүчеләргә "яктырткыч" киемнәре турында онытмаска да киңәш бирәләр. Юлларда сак булыгыз, үзегезне саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев