Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

«Тоннель» нәтиҗәләрен белергә телисезме?

Алдан хәбәр иткәнебезчә, бүген районыбыз юлларында «Тоннель» операциясе үтте.

Бу чараның төп максаты – юл хәрәкәте иминлеген арттыру, хокук бозуларны кисәтү һәм юл-транспорт һәлакәтләрен киметү. Операция барышында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары тарафыннан катгый тикшерүләр үткәрелде, аеруча йөк ташучы транспорт чараларына игътибар юнәлтелде.

Тикшерүләр нәтиҗәсендә, юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар ачыкланды. Алар арасында ике кеше юл хәрәкәте иминлеге таләпләрен үтәмәгән. Атап әйткәндә, 11.23 статья буенча бер автомобиль йөртүче тахографсыз йөргән. 

Шулай ук, 12.16.6 статья буенча йөк машинасы йөртүче тыелган юл билгесенә кергән. Бу бозу да юл хәрәкәтенең гомуми тәртибен какшатучы, куркыныч тудыручы гамәлләрдән санала. Мондый билгеләр, гадәттә, аерым транспорт төрләре яки аларның массасы, биеклеге буенча чикләүләрне күрсәтә.

"Тоннель" операциясе исә, юлларда тәртип урнаштыру, шоферларның җаваплылыгын арттыру өчен бик мөһим. Бу төр чараларны даими үткәрү, хокук бозучыларны ачыклап, аларга тиешле җәза билгеләү, юлларда куркынычсызлыкны арттыруның бер ысулы булып тора. Инспекторлар барлык шоферларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юл билгеләренә һәм күрсәтмәләренә игътибарлы булырга чакыра.

Киләчәктә дә мондый операцияләр дәвамлы булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев