Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

“Тоннель”дә кемнәргә беркетмә төзелгән?

Районыбызда «Тоннель» профилактик чарасы үтте.

Әтнә районында «Тоннель» операция  барышында теркәлгән өч беркетмә төзелгән. Ике кешенең иминлек каешын эләктермәве – иң еш очрый торган кагыйдә бозу, әмма шуңа да игътибарсыз калдырырга ярамый. Куркынычсызлык каешы – авария вакытында тормышны саклап калуның төп чарасы, һәм аның турында кисәтү беркайчан да артык булмый.

Өченче беркетмә тонировкалы тәрәзәләр белән идарә итүче машина йөртүчегә язылган. 

Әлеге операциянең максаты – юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итү һәм юлларда иминлекне арттыру. Юлларда тәртип урнаштыру – һәркемнең уртак җаваплылыгы.

Әтә районында уздырылган бу операция - юлларда иминлекне тәэмин итү буенча даими эшнең бер өлеше генә. Мондый чаралар киләчәктә дә дәвам итәчәк, чөнки юлларда һәрвакыт игътибарлы булу, кагыйдәләрне үтәү тормышны саклап калырга ярдәм итә.

 Бүген юлларда кар көртләре, бозлавык. Кар яуганда күз күреме начар.  Һәр машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп, игътибарлы булып, башкаларның иминлеген хөрмәт итеп йөрсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев