Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Узарга телисеңме? Сак бул!

Районыбыз юлларында автоинспекция тарафыннан яңа төр профилактик чаралар бара.

Районыбыз юлларында автоинспекция тарафыннан яңа төр профилактик чаралар бара. Бу хакта район автоинспекциясе җитәкчесе Айнур Ямалиевтан сораштык.
 Агымдагы елның 10 аенда Татарстан Республикасында каршы хәрәкәт ягына чыгу аркасында 206 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Кызганычка каршы аларда 89 кеше һәлак булып, 350 кеше тән җәрәхәтләре алган. Төгәлрәк алсак, юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булу­чыларның 34,2 проценты бу. Кызганычка каршы, безнең район юлларында да әледән-әле тиеш булмаган урында каршы якка чыгучылар тоткарланып тора.
Профилактика йөзеннән һәм бу төр административ хокук бозуны булдырмау максатыннан, 18-27 ноябрь көннәрендә “Каршы як полоса” исемле профилактик чара уза. Россия Федерациясе юл кагыйдәләре нигезендә, транспорт йөртүче узарга чыгар алдыннан, ул полосада башка транспорт яки каршылык булмауга инанырга тиеш. Шул ук вакытта узарга чыгу куркынычсыз булырга, хәрәкәттә катнашучыларга комачаулык тудырмаска тиеш.

Әгәр “Сплошная разметка” һәм “Обгон запрещен” юл билгеләре булса, узарга чыгу, гомумән, тыела.
Шушы ук чорда районда “Нелегальный перевозчик” профилактик чарасы да уза. Бер үк вакытта пассажир транспортында аварияләрне профилактикалау буенча да эш барачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев