«Халык инспекторы» мобиль кушымтасы
Юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны бергәләп ачыклыйк һәм җәзасын бирик.
Соңгы вакытта юл кагыйдәләрен бозударны ачыклауның тагын бер акти юлы – «Халык инспекторы» мобиль кушымтасы эшли башлау.
Әлеге кушымта шәһәр җирендә бик популяр. Әмма авылларда да «Халык инспекторы» мобиль кушымтасын кулланып, юл йөрү кагыйдәсен бозучыларны бергәләп ачыклау мөмкин.
«Халык инспекторы» мобиль кушымтасы – безнең юлларда һәлакәтләрне киметүнең нәтиҗәле рычагларының берсе.
Бу хакта районның юл иминлеге бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев аңлатып үтте.
- Юл хәрәкәтендә җәмәгать контроле һичшиксез кирәк һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында хәбәрләр килгәндә, Дәүләт автоинспекциясе вазыйфаи заты хәбәрнамәдә чагылдырылган барлык хәлләрне, мәгълүматларның дөреслеген һәм хаклыгын тикшерә.
РФ Административ хокук бозулар кодексы нигезендә административ хокук бозу турында эш кузгату сәбәпләренең берсе булып физик затларның административ хокук бозу вакыйгасы булу турында хәбәрләре һәм гаризалары тора.
- «Халык инспекторы»на килгән хәбәрнамәләр шулай ук эш кузгатуга сәбәп булып торамы?
- Бу очракта кушымта – Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында мәгълүмат тапшыра. Кушымта хокук бозу урынын һәм вакытын автомат рәвештә теркәп, хокук бозуларны ачыкларга мөмкинлек бирә.
- Нинди хокук бозуларны икәнен дә әйтеп узсагыз иде?
Бүген «Халык инспекторы» 18 категория буенча белдерүләр кабул итә, ә менә шуларның 6сын бүләкләү каралган.
Категорияләр
1. Җәяүлеләр хәрәкәтенә комачаулык
2. Кызыл утка юл
3. Тукталыш сызыгыннан чыгу
4. Каршы як полоса буенча хәрәкәт
5. Куркынычсызлык каешын эләктермәгәннәр
6. Хәрәкәт вакытында телефоннан файдалану
7. Автобус полосасы буенча хәрәкәт
8. Юл кырыеннан хәрәкәт
9. Тротуар буйлап йөрү
10. Киртәгә бәрелү
11. Икенче рәт тукталыш
12. Тукталыш яки билге астында тукталыш
13. Инвалидлар өчен урыннарда Парковка
14. Тукталышта машина кую урыны ТС маршруты
15. Тротуарда Парковка
16. Тыю астына сулга борылу. билге
17. Җәяүлеләр хәрәкәтенә комачаулык
18. Велосипедчылар өчен полосада тукталыш
Әлеге чара күп санлы гражданнарны җәлеп итәргә тиеш, шуның белән машина йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәвен даими контрольдә тоту эффекты булдырачак.
Шуны да искәртеп узасы килә, транспорт белән идарә иткәндә мобиль кушымтадан файдалану һәм административ хокук бозуларны теркәү тыела, чөнки бу юл-транспорт һәлакәтенә китерергә мөмкин. Ә хәрәкәт вакытында машина йөртүчегә телефон кулланган өчен җаваплылык каралган (РФ КоАПның 12.36.1 маддәсе (1500 сум).
Әлеге кушымта ярдәмендә юл хәрәкәтендә катнашучыларның хокукый аңын күтәрер һәм без бергәләп Татарстан юлларында аварияләрне киметә алырбыз дип ышанам.. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да мөрәҗәгать итәм! Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез! Онытмагыз, юлда куркынычсызлык безнең һәрберебездән тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев