Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Хокук бозучыларга мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгелиләр

Агымдагы елның өч аенда суд приставлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән штрафлары булган кешеләрдән 250 транспорт чарасын тоткарлаганнар.

Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: 2022 елның 25 июлендә транспорт чарасын конфискацияләүне күздә тоткан законга яңа пункт кертелде. Ул гаепләнүченеке саналган һәм ул җинаять ясаганда кулланган транспорт чыганагын конфискацияләүне күздә тота.

Законга үзгәрешләр кертелгәннән соң , 44 транспортчарасы конфискацияләнгән (Казан шәһәрендә – 8, Яр Чаллыда – 12, Әлмәт районында – 6, Бөгелмә районында – 6).

Күпчелек очракта хокук бозучыларга мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнгән. Мәсәлән, Казанда суд хатын-кызга 300 сәгать мәҗбүри эш билгеләгән, ә аның Mercedes-Benz автомобиле конфискацияләнгән.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев