"Сак булыгыз", дип кисәтә юл хәрәкәтен саклаучы инспекторлар,
Районыбызда 16 ноябрдән 25 ноябрьгә кадәр ”Җәяүле кичү” (Пешеходный переход) операциясе узды.
Әлеге операция барышында җәяүлегә юл бирмәгән 2 машина йөртүчегә, җәяүлеләр юлыннан дөрес чыкмаган 4 кешегә протокол тезелгән.
Шушы атна дәвамында штрафларын вакытында түләмәгән – 2 кеше, саклану каешын такмаган – 1 кеше, машина номеры пычрак булган – 1 кеше, һәлакәт булган урынны калдырып киткән – 1 кеше, юл билгеләрендә күрсәтелгәнне үтәмәгән – 7 кеше, машинасын йөртү хокукыннан мәхрүм ителүчегә биргән – 1 кеше, машинасы техник яктан төзек булмаган 1 кеше ачыкланып, аларга да протокол төзелгән.
Шушы атна барышында 10 вак юл һәлакәте теркәлгән, шөкер, гомерләр өзелмәгән.
Юлларда бик игътибарлы булыгыз, бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәник.
Мәгълүматларны ЮХИДИнең Әтнә инспекторы, вакытлыча җитәкче вазыйфасын башкаручы Рамил Гәрәевтән алдык.
С. Мингатина фотосы
Нет комментариев