Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Юл ялгышларны кичерми...

Район администрациясе каршында эшләп килгән юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе чираттагы киңәшмәгә җыелды.

Комиссия әгъзалары агымдагы елның I кварталына нәтиҗә ясады. Соңгы вакытта район юлларында булган юл һәлакәтләре, тынгысызлык беркемне дә битараф калдырмады. Фикер алышу барышында борчыган мәсьәләләр дә әйтелде.

2021 елның 5 аенда район юлларында 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда ике кеше һәлак булган, 10 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганнар.

ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Айнур Ямалиев:

– Балигъ булмаганнар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре бик җитди борчу тудыра. Балалар катнашында 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, 2 бала төрле тән җәрәхәтләре алды. Җәяүле катнашында 1 юл һәлакәте теркәлде, кызганычка каршы, җәяүле вафат булды, – диде. Шулай ук җитәкче юлларда иминлекне булдыруга үзенең тәкъдимнәрен җиткерде.

Район мәгариф бүлеге вәкиле 1 июньнән җәйге каникулларның башланып китүен искәртте. 1 июньнән Олы Әтнә һәм Комыргуҗа урта мәктәпләрендә мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Аларда барысы 260 бала ял итә. Ә “Чулпан” лагере быел да ачылмаячак.

Яңа Шашы авыл җирлеге җитәкчесе Марат Сабирҗанов җирлеккә караган юлларның торышына анализ ясады. Бүгенге көндә олы юлларда барган юл ремонтына тукталып узды. Юллар димәктән, быел да район юлларында ремонт эшләре көтелә. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Марат Халиков хәбәр итте.

Советская урамында күп функцияле үзәктән алып Мебельградка кадәр, Бәдри Җиһаншин урамында – Ак барс банктан алып элекке май заводы кадәр юлларда багана утлары куела. Нариман һәм Бәдри Җиһаншин урамнарында (Ак барс банктан алып техникум янындагы җәяүлеләр чыга торган юлга кадәр) тротуар ясау каралган.

“Татарстан Республикасы торак пунктларында гамәлдәге асфальт-бетон өслеген ремонтлау”, “Татарстан Республикасы торак пунктларының урамюл челтәрен норматив хәлгә китерү” республикасы программалары нигезендә дә район авыл юлларында да бик күп ремонт эшләре узачак. Юл ремонтлары хакында газетабыз битләрендә яктыртып барырга тырышырбыз. Руль артына утыручылар ремонт барышында куелган юл билгеләренә игътибар итсеннәр иде. Шулай ук тиешле тизлекне сакларга да онытмагыз.

Кызганычка каршы, Россия, республика юлларында көн дә юл һәлакәтләре теркәлеп тора. Кеше гомерләре өзелә, гомергә гарип булып калучылар да бик күп. Һәлакәтләрнең күбесендә тизлекне тиешледән арттыру, ашыгу, игътибарсыз булу сәбәпче. Руль артына утырганбыз икән, үзебез турында гына түгел, башкалар хакында да уйларга онытмыйк. 1 июньнән балаларның җәйге каникуллары башланды. Юлларда икеләтә игътибарлылыкны арттырырга кирәктер. Әти-әниләргә дә балаларга кабаттан юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерү дә зыян итми. Яңа гына руль артына утыручылар да игътибарлырак булсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев