Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Үз һөнәрем

Американнар техникумга һәм мондагы уку системасына сокландылар (фотолар)

Әтнәгә Америка Кушма Штатларының 4 штатыннан тупланган шактый ишле делегация кунакка килде.

Калифорния, Иллинойс, Мичиган штатлары көллиятләренең укытучылары Татарстанның күп уку йортларында булганнар, соңыннан безнең Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумына килделәр. Уку йортында аларны татарның милли үзенчәлеге - кунакчыллык белән каршы алдылар. Чәк-чәк белән кул чабып каршы алуны көтмәгәннәр иде, күрәсең - гаҗәпләнделәр.

Очрашу эшлекле әңгәмә рәвешендә техникумның уку залында, түгәрәк өстәл артында узды. Директор Айрат Каюмов уку йортының бүгенгесе белән таныштырды. Бүгенгесе дим, үткәне белән музейда таныштылар: узган чор бездә генә ностальгия, сагыну хисләре тудыра дип йөри идем, американнар да бик игътибар белән тыңладылар, хәтта кул чаптылар. Аларга аеруча: "Бу экспонатлар Американы куып җитеп, узып китәргә теләгән чорга карый", дию ошады бугай, Хрущев фамилиясен еш кабатладылар.

"Түгәрәк өстәл"гә әйләнеп кайтсак, Калифорния штатыннан Тина Луисның чыгышы үзенчәлекле булды. Аларда да уку чорында студентларны кызыксындырулар, өстәмә балл туплау мөмкинлекләре бар икән. Ә төп предметлар бездәгечә үк - математика һәм инглиз телләре. Америкадагы популяр һөнәрләр белән дә таныштырды: инженер белән шәфкать туташы иң-иңнәр санала, ди.

Мичиганның көньяк-көнбатыш көллиятеннән Кристин Мари исә сүзен безнең техникумны үзләрендәге көллияткә охшатуын әйтеп башлады. Аның сөйләвеннән шул аңлашылды: аларда да шул ук проблема - акча белән бәйле! Видеопроекторда махсус төзегән график белән таныштырды: университет, көллияттә белем алу бәясе үскән, ә хезмәт хакы 1984 елдан бирле әлләни артмаган. Аңлашылганча, АКШта студентларның 50 % кредитка укый. Ә аны 10 елга еллык 8,5 %ка бирәләр икән. Ә инде бездә бушлай белем алалар дигәч, тагын бер гаҗәпләнделәр.

Соңыннан яңартылган техникум белән таныштылар, актлар залы, лабораторияне карадылар. Сокландылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев