Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Үз һөнәрем

Илназ – өченче урында

Хәзер хуҗалыкларда яшь белгечләр туплауга нык игътибар бирелә. Күптән түгел: "Тырыш, үз хезмәтенә җавап­лы карый торган белгечләрнең берсе ул", дип "Тукай" җаваплылыгы чик­ләнгән җәмгыяте инже­неры Илназ Нәҗипов белән таныштырдылар. - Бик еш юлда булырга ту­ры килә... хуҗалыктагы техниканың төзек­леге, гел эшләп торуы өчен мин җаваплы, - ди инженер. Казан Дәүләт...

Хәзер хуҗалыкларда яшь белгечләр туплауга нык игътибар бирелә.

Күптән түгел: "Тырыш, үз хезмәтенә җавап­лы карый торган белгечләрнең берсе ул", дип "Тукай" җаваплылыгы чик­ләнгән җәмгыяте инже­неры Илназ Нәҗипов белән таныштырдылар.
- Бик еш юлда булырга ту­ры килә... хуҗалыктагы техниканың төзек­леге, гел эшләп торуы өчен мин җаваплы, - ди инженер.
Казан Дәүләт аграр университетында белем алган. Уку йортының 3 курсын тәмамлагач ук "индивидуальное обучение"гә күчеп, районның "Тукай" хуҗалыгында механик булып эшли башлаган.
- Яраткан һөнәрем буенча эшләүгә һәм авылда яшәвемә куанам, - ди.
Күптән түгел Татарстан Республикасының аг­росәнәгать өлкәсендәге яшь һөнәриләре арасында иң яхшыларны ачыклау конкурсында кат­наша. Бәйгенең "Иң ях­шы инженер-механик" номинациясендә III урын яулый. Нәтиҗәдә Ил­наз Рөстәм улы Татарстан хөкүмәте вице-премье­ры һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмә­тов кулыннан махсус грамота ала һәм акчалата бү­ләкләнә.
"Хезмәтең авырмы?" дип кызыксынуыбызга ышанычлы рәвештә:
- Хезмәтемне бик яратам, эш тә артык авыр түгел - чөнки безнең хуҗалыкта техника чагыштыр­мача яңа. Тик вакыт кысанлыгы аркасында гына кыенрак, - диде.
Уңышлар теләп юлга кузгалганда, аның тирән мәгънәле тагын бер фикере озатты:
- Икмәк басуда калмый, терлек ач түгел - бу минем дә хезмәт нәтиҗәсе дип саныйм, - дип елмайды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев