Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Үз һөнәрем

Кыңгыраулы тормыш...

Безгә язалар.

Миңа сорау бирсәләр:
“Бәхет ни ул?” – дисәләр.
Бәхет – шушы укучылар 
Кеше булып үссәләр, – дип язган шагыйрә Клара Булатова.


Әйе, чыннан да, бу сүзләрдә дөреслек бар. Шулай дими ни? Әнә бит сәхнә түрендә утырган һәр укытучының йөзләрендә, күзләрендә бәхет чаткылары очкынланып тора иде. Бу сүзләр Әтнә районы Ары  авылы мәктәбендә укыткан укытучылар турында бара. 
      27 нче сентябрь көнне Ары авылы мәдәният йортында укытучылар көненә багышланган “Мәрхәмәтле гомер” дигән кичә, дөресрәге, хөрмәтле мөгаллим-мөгаллимәләр белән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәдә Ары авылында туып-үсеп, туган мәктәпләрендә укыткан һәм дә  башка авылдан килеп эшләгән укытучылар да бар иде. Кызганычка каршы, кырыклап укытучы чакырылса да, шуларның егермесе генә килгән иде. Тормыш бит, күрәсең,  башка мәшәкатьләре килеп чыккандыр. Араларында бәлкем мондый очрашуларга битараф булучылары да булгандыр.
Кавышулар булыр идемени, очрашулар булмаса, диләр бит әле. Әгәр мәдәният йорты җитәкчесе Раилә Кадимова очраштырмаса, без үзебезне укыткан укытучылар белән дә, бергә эшләгәннәр белән дә шушы кичәдә очраша алган булыр идекмени? Мең рәхмәтле без аңарга! Кичәнең бик тә эчтәлекле, чын йөрәктән үткәрелгәнлеге сизелеп тора иде. Һәр укытучыга карата әйтелгән матур сүзләр, һәрберсенә багышланып башкарылган җыр-биюләр, шигырьләр, Әтнәдән килгән җырчыларның моңлы җырлары күңелләрнең кылларын тибрәтмичә калмады, әлбәттә. Кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, сәхнәдән төшкән һәр укытучының күңелләрендә ниләр генә булмады икән бу вакытта?
Раилә ханымның үз эшен яратып башкаруы, эшенә иҗади якын килә белүе дә, осталыгы да бу кичәнең шулай матур үтүенә сәбәп булгандыр.
...Укытучылар арасында кырык яшькә җитеп,  җитмештән узганнары да  бар иде. Һәр укытучы укучыларга хөрмәт белән карап, үз эшләрен чын күңелдән бирелеп эшләүләре,  һөнәрләреннән ләззәт табып, канәгатьлек хисе кичереп, эшләре белән  бәхетле булуларын исбатладылар.
Сәхнәнең бизәлеше дә кичәнең эчтәлегенә туры килеп тора иде. Сәхнә түрендә яшел такта. Шул тактага 1 нче сентябрь, дип язылган.  1 сентябрь – укытучының хәтеренә мәңгегә уелып кала торган сан. Әйтерсең, бөтен укытучылар да үзләрен  беренче дәрестә утырган кебек тойдылар.
Һәр укытучы үзенең  “хәтер йомгагын сүтте”...
– Иии күңелле вакытлар бар иде ул мәктәп тормышында , – дип сөйләде өлкән яшьтәге укытучыбыз Сания апа. – 23 нче февраль көнендә үткәрелә торган “Аҗаган” (“Зарница») уенын оештырганда, укучыларны яшел һәм зәңгәр төсләргә  бүлә идек. Бер гаиләдә яшел һәм шулай ук зәңгәр төскә бүленгәннәр дә булып чыкты. Әти-әниләренең: ”Бүген  өйдә ике бала ачуланыштылар, иртәгә сугышмасалар гына ярый инде” – дигәннәрен искә төшерде ул.
Сания апа элеккеге пионер, комсомол оешмаларын да хәтерләтеп китте.
Без дә аның фикере белән килешәбез. Сыйныфтагы укучыларның отрядка, отрядның звеноларга бүленүе, һәркайсының рәисе булуы – болар барысы да укучыларга күпме җаваплылык өстәгән. Ә инде бөтен отрядларның дружинага  берләшеп җыелулары  мәктәптә зур бер тантана кебек иде шул.


Иң олы яшьтәге Гөлсөя апа да –  туган авылыбызда укытып, аннан соң  Әтнәгә тормышка чыгып  киткән кеше. Ул Әтнәдә  гомере буе  укытучы булып эшләгән. Укытучы һөнәрен кирәк һөнәр дип тапкан, күрәсең, үземнең дәвамчым булыр дип, кызына  да шушы  һөнәрне сайларга юл күрсәткән. Гөлсөя апаның үтә дә тыйнаклыгы, сабырлыгы йөзенә чыккан. Үз эшен дә сабырлык белән башкаргандыр ул, дип уйладык без.
Бертуган өч кыз: Миләүшә, Гөлназ, Ләйсәнияләр дә сәхнәдә урын алдылар. Бер гаиләдән өч укытучы! Горурланырлык та шул. Тик олы апалары Миләүшәгә генә укытучы булып эшләргә  бик аз туры килгән.  Язмышы аны,  тормышка чыккач, еракка – төньякның салкын тундралы якларына  алып китеп, башка һөнәр буенча эшләргә мәҗбүр иткән. Нәселдә чылбыр буенча барган һөнәр хезмәтнең нәтиҗәсен уңышлы итеп тә күрсәтә инде ул.
Ә менә минем балачак дустым, сыйныфташым, коллегам Филсинә Нарим кызының күңелле чыгышы залда утыручыларны тагын да җанландырып җибәрде.(Алар да өч бертуган кыз укытучы һөнәрен сайлаганнар!)
Мин үзем физика-математика укытучысы булсам да, 1990 нчы елларда татар телен укытыр өчен, укытучылар җитешмәү сәбәпле, күңелемә әдәбиятны якын иткәнем өчен дә, татар теле укытучысы булып киттем, – ди ул. – Мин укучыларны әдәбият аша тәрбиялим. Укытучыларга да, хәтта директорга да  физика һәм математика белән хәзерге укучыларны тәрбияләп бетереп булмый, безнең әдәбият менә ичмасам кеше тәрбияли, дигән фикеремне әйттем, – ди Филсинә ханым. – Укучыларны төрле алымнар белән кызыксындырып, әдәбиятка алып кереп китеп була. Мисалга, Аяз Гыйләҗевнең  “Җомга көн кич белән” әсәрен укытканда, берничә битне укып килегез әле диеп кенә  шәһәр балаларын укырга тартып булмый, ә менә әсәрнең иң мавыктыргыч урыннарын – Бибинур белән Габдуллаҗанның беренче очрашулары (алар бит бүген беренче тапкыр очраша!) турында укып килегез әле, диюем аларны өйләрендә кызыксынып укырга этәргеч бирә, –дип бик кызыклы итеп сөйләде ул.
Авылыбызның  башлангыч мәктәп укытучысы Миләүшә Вәлиева да бик мәгънәле сүзләр сөйләде. Ул да хатирәләрне яңартты. 
Шушы кичә мине авылыбызның ябылган иске  мәктәбенә кире кайтарды, аның озын коридорларыннан атлап йөргән  кебек , шунда укыткан мәрхүм-мәрхүмә укытучыларны да кире алып кайткан кебек булдым, – дип сөйләде ул. Ә аннан соң, укытучыларга багышлап, үзе иҗат иткән шигырен дә укып, кунакларның күңелен күрде.
Мондый кичәләр үткәрүдә Миләүшә ханымның да зур ярдәмен күреп яшим, үзе дә, укучылары да миңа һәрвакыт булышалар, – дип Раилә ханым үзенең рәхмәтен әйтте.
...Кичәнең ахырында кыңгырау чыңлады .  4 нче сыйныфта укучы Иркәнең югары сыйныф укучысы Раилнең иң өстенә утырып, сәхнә буенча беренче класс укучысы кебек кыңгырау чыңлатуы, әйтерсең лә укытучыларны 1 нче сентябрь көнне беренче дәрескә чакырган  кебек булды.
Укытучының тормышы гомере буе  шушы кыңгырау белән  бәйле дә инде. Бер кыңгыраудан икенче кыңгырауга хәтле булган вакыт эчендә укытучы үзенең бөтен белемен укучының башына сеңдерә, йөрәгенә сала. Шул кыңгырау белән аның тормышы үтә. 


Әйе, кыңгырау чыңлый...Укытучылар өчен бу соңгы кыңгырау булмасын, кыңгыраулар алар өчен гел яңгырап торсын, кыңгыраулы тормыш дәвам итсен иде, дип әйтәсе килә.
...Кичә тәмамланды. Һәр укытучының йөзендә елмаю чаткылары. Хисләр чолганышында калган хөрмәтле укытучыларны сый-нигъмәттән сыгылып торган өстәл  табыны көтә иде. Табында нинди генә ризыклар юк! Мәдәният йортында эшләүчеләр, авыл укытучылары, китапханәче белән бергәләшеп әзерләгән бәйрәм табыны артында кунаклар  үз урыннарын алдылар. Әлбәттә, кунаклар да буш кул белән кайтмаган. Аларның күчтәнәчләре дә өстәлне бизи иде. Шушы мул табын артында уен-көлке, матур фикерләр, эчкерсез сүзләр агылды да агылды...
Мондый очрашуларны киләсе елларда да дәвам итәрбез әле, хөрмәтле укытучылар, – дип өстәл артында утырганда, үз теләген белдерде Раилә ханым. 
Әлбәттә, әлбәттә! Мондый очрашулар дәвамлы гына булсын! Бер күрешү – үзе бер гомер бит.
Автор җибәргән фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бардык, күрдек