Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Үз һөнәрем

Техникум студентлары тәмле пешерәләр

"Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы пешекчеләре имтиханны яңача бирәләр икән", - дигән хәбәрне ишеткәч үк шунда юл тоттык. Биредә уку йорты директоры урынбасары Резеда Мәсхүт кызы Гарипова каршы алды.

Дөрестән дә, республиканың ресурслар үзәгендә WORLDSKILLS таләпләре нигезендә белем бирәләр. Имтиханнар да шул нигездә башкарыла.

- Йомгаклау имтиханнары ике - диплом алды һәм практик өлешләрдән тора. Студентларыбызны практик эш вакытында күрәсез, - дип таныштырды ул.

Аңлавыбызча, барысы 22 студент - 16 кыз һәм 6 егет мәртәбәле жюри алдында имтихан тота. Аларны 5-6 студентлардан торган төркемнәргә бүлгәннәр. Һәрберсе өч төрле ризык әзерли: үзем аеруча "Зразы мясные рубленные" дигәнен ошаттым. Әллә исеме, әллә җисеме күңелгә якын тоелды... "Холодная закуска из птицы" да ир-ат күңеленә хуш килә торган ризык. Ә менә өченчесе - бик катлаулы "Павлова" десерты.

Процессны Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү институтыннан килгән вәкил күзәтә. Студентлар хезмәтен күзәтүчеләр арасында эш бирүчеләр вәкилләре дә бар - "Әтнә пекарнясы" һәм "Тукай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләреннән 2 эксперт та бар монда. Әлбәттә, баш эксперт Казандагы Халыкара сервис көллиятеннән килгән. Аннан тыш Кукмара һәм Арчадагы агросәнәгать көллиятләреннән дә күзәтүчеләр безнең студентлар хезмәтен энә күзеннән үткәрәләр.

Иртәгә - хәлиткеч көн: хезмәтләр бәяләнәчәк. Студентларга - уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев