Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Үз һөнәрем

Яулар үрләр әле алда - " Әтнә таңы"

Казан шәһәрендә узган төбәкара Worldskills чемпионатында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының 4 укучысы да катнашты . Катнашып кына калды дисәм ялган булыр. Алар бәйгенең өч компетенциясендә катнашып, лаеклы урыннар да яулап кайтты. Булат Мөхәммәдиев белән Алинә Баһаутдинова, Алинә Нурушева белән Айнур Сабирзянов әлеге бәйгегә әзерлек барышында башта республика...

Казан шәһәрендә узган төбәкара Worldskills чемпионатында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының 4 укучысы да катнашты .

Катнашып кына калды дисәм ялган булыр. Алар бәйгенең өч компетенциясендә катнашып, лаеклы урыннар да яулап кайтты. Булат Мөхәммәдиев белән Алинә Баһаутдинова, Алинә Нурушева белән Айнур Сабирзянов әлеге бәйгегә әзерлек барышында башта республика районнарында сетевой бәйгеләрдә катнашып, үзләре кебекләр арасында яхшы күрсәткечләргә иреште. Казан шәһәрендә узган бу бәйгегә дә ныклап хәзерләнде алар. Ә бәйге чыннан да кырыс шартларда узган. Моны аңлау өчен укучыларның эш мәйданчыгында 8 сәгать дәвамында булулары, ут күз экспертлар карашы астында эшләүләрен әйтеп узу кирәктер. Баш экспертлар Мәскәүдән кайткан булса, биредәгеләре дә тәҗрибәле, югары компетенцияле - үз эшләренең чын осталары. Шул шартларда да каушап калмыйча, алган белемнәренең ныклыгын, төплелеген исбат итәләр укучыларыбыз.

Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү компетенциясе буенча бәйгедә Булат Мөхәммәдиев бәйгенең биш төрендә берничә баллдан гына калып, дүртенче урынга лаек булды. Булатны бәйгегә укытучылары Айдар Биккинин, Фаиль Әхмәтгалиев, Рафаэль Сабиров, Рүдәл Хакимов әзерләгән. Айдар Биккинин төбәкара бәйгедә эксперт буларак та катнашучыларның эшенә бәя биргән. Джон Дир маркалы трактор двигателе клапанын көйләү, МТЗ - 21 маркалы тракторның төзексез урынын эзләп табып, аны төзәтү, Пеликан - 1200 пресс подборщигын эшкә әзерләү, әйләнгеч суканы эшкә әзерләү, Окросс - 585 комбайнының жаткасын көйләүдә Булатның әзерлеген калган экспертлар да югары дәрәҗәдә икәнлеген билгеләп узганнар.

Ветеринария компетенциясе буенча бәйгедә катнашкан Алинә Баһаутдинова да дүртенче урын иясе. Аны укытучылар Марат Галимҗанов һәм Илгиз Хисамиев әзерләгән. Фәридә Хәсәнова эксперт буларак бу компетенциядә катнашучыларның эшенә бәя биргән. Катнашучылар ике көн дәвамында барлыгы 12 бирем үтәгәннәр. Микробиология, ветсанэкспертиза,малларны клиник күзәтүгә кагылышлы биремнәр арасында микробиологиядән иң күп балл җыйган Алинә. " Ул бик тырыш кыз, яхшы билгеләренә генә укый. Бирелгән биремнәрне үтәү бик зур төгәллек һәм сабырлык таләп итә. Алинә югары дәрәҗәдәге экспертлар каршында да каушап, югалып калмыйча, үзенең тиешле дәрәҗәдә әзерлекле булуын исбат итте,"- ди аның турында укытучысы Фәридә Фәрит кызы.

Пешекчелек буенча бәйгедә үз көчен сынаган Алинә Нурушеваның да уңышы сокланырлык. Казан ярминкәсендә дөньяга танылган пешекчеләр җюрилыгында узган бәйгедә каушап калмыйча катнашучылардан беренче унлыкка кергән ул. Аны Рәзилә Низамова белән Файлә Вәлитова әзерләгән. Бу компетенциядә катнашучылар тавык рулеты, ит зразалары, тапас, балыктан кайнар кабымлыклар, Павлов десерты, уылып торган камырдан десерт кебек ризыклар әзерләп экспертлар хөкеменә тәкъдим иткәннәр.

Әнә шулай үзләренең һөнәри осталыкларын башкаларга да күрсәтеп кайтты башкалабыздан техникум укучылары. Алда аларны тагын да югарырак үрләр көтә. Шул үрләрне яулауда бары уңышлар гына юлдаш булсын дип телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев