Аккошлар кайтты
Әтнәбезнең Ашыт елгасына быел да аккошлар кайтты.
Аккош — Кызыл китапка кертелгән. Шуңамы, алар берничә ел инде Ашыт елгасы тыюлыгын үз итәләр. Язын кайтып бәбиләр чыгарганын, аларның үскәнен җәй буе һәркем күзәтә. Ул - суда йөзүче иң эре кош. Аккош гомеренең төп өлешен камышлы күл өстендә үткәрә. Алар салмак, мәһабәт, ышанычлы итеп йөзәләр. Быелгысы елда да мәһабәт кошларыбызны күзәтергә язсын, еллар имин булсын.
Нет комментариев