Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2018 елда инвалид балаларга сабый чактан ярдәмне көчәйтәчәкләр

"Балага никадәр иртәрәк булыша башласаң, шул кадәр яхшырак", - дип белдерде ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. ("Татар-информ", Лилия Гаделшина). 2018 елда Татарстанда инвалид балаларга ярдәм күрсәтү юнәлешендә яңа эш алымнарын булдыру максат итеп куела. «Сүз инвалид балаларны тормышка яраклаштыру өчен бик кечкенә вакыттан - туганнан алып...

"Балага никадәр иртәрәк булыша башласаң, шул кадәр яхшырак", - дип белдерде ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

("Татар-информ", Лилия Гаделшина). 2018 елда Татарстанда инвалид балаларга ярдәм күрсәтү юнәлешендә яңа эш алымнарын булдыру максат итеп куела.

«Сүз инвалид балаларны тормышка яраклаштыру өчен бик кечкенә вакыттан - туганнан алып өч яшькәчә ярдәм күрсәтергә тырышу турында бара», - диде Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бүген министрлыкның еллык коллегиясендә.

Татарстанда 15 меңнән артык инвалид бала исәпләнә. «Белгечләр инде 5-7 яшьтә кайбер төр ярдәмнең соңарганын искәртә. Балага никадәр иртәрәк булыша башласаң, шулкадәр яхшырак. Шуңа күрә быел без республиканың һәр районында иртә ярдәм итү кабинетларын булдырырга планлаштырабыз. Кемгәдер медицина ярдәме, кемгәдер тернәкләндерү таләп ителә. Боларны мөмкин кадәр бала кечкенә вакытта ачыкларга кирәк. Быел без социаль өлкә һәм сәламәтлек саклау органнары хезмәткәрләре бергәләп, шушы юнәлештә эшләячәкбез. Уртак мәгълүмати база булдырачакбыз», - дип белдерде министр.


http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/12/155891/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев