13 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Хәлләр шәптән түгел...
-Хәлләр шәптән түгел, этем югалды. -Гәзиткә белдерү биреп кара. -Файдасыз. Ул бит укый белми...
-
Әтнәдә туучылар саны күпкә азайган
65 бала туган, 194 кеше вафат Узган 2017 елга районның демографик хәле әнә шундый. Барлыгы 37 малай, 28 кыз бала дөньяга беренче тапкыр аваз салган. 88 ир-ат һәм 106 хатын-кыз якты дөнья белән хушлашкан. Замана үзгәрә, хатыннарыгызны саклагыз диясе килә ирләргә... Шунысы куандыра - ел башыннан 59 пар язылышып, яңа...
-
Боз шәһәрчегендә - Иске яңа елны озату
Бу минутларда район үзәгенең Үзәк чыршысы янында бәйрәм кызганнан-кыза. Алдан хәбәр ителгәнчә, әтнәләр Иске Яңа ел бәйрәме үткәрәләр. Бу суыкта ни калган дип гаҗәпләнүчеләр дә күп. Үземә дә шулай диделәр. Тик моны бу бәйрәмнең тәмен тоймаганнар әйтә. Бәйрәменең генә түгел, суыгының дә "тәмен" тойган юк бит әле. Аяк астындагы кар...
-
Татарстанда беренче һәм өченче баласын тапкан авыл хатын-кызларына пособиеләр булачак
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә республика Хөкүмәте рәисе тиешле документлар пакетын әзерләргә йөкләмә бирде. Татарстанда демографик вәзгыятьне яхшырту юнәлешендә чираттагы чаралар күреләчәк. Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга беренче һәм өченче булып туган балалары өчен түләүләр кертергә тәкъдим ителә. Бер шарт бар - хатын-кыз авылда кимендә өч ел яшәгән...
-
Әтнә - лидерлар арасында
Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча районнар рейтингын тәкъдим итте Рейтинг министрның узган ел Министрлар Кабинетында атналык киңәшмәләрдә чыгыш ясау нәтиҗәләре буенча төзелгән. (Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, 2017 елда республиканың агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча районнарның үзенчәлекле...
-
Җиңел генә, акча төртеп кенә, диплом ала яшь бер кыз бала - Гадел яшик!
ГАДЕЛ ЯШИК - Бәйге Гадел яшик дибез, гаделлекнең Ни икәнен аңлап әйтмибез Кеше кыйнамагач,үтермәгәч Шул гаделлек диеп уйлыйбыз Күпме сабый табиб күзләренә Карап тилмергәндә,аналар Шул табибка ришвәт бирү өчен Хәер сорап кулын сузалар Рульдә исерекләр,зур фаҗигага Килеп чыккан юлның чатында Погон таккан абзый яшерен генә Акча ала шундый чагында Җиңел...
-
Җир сөрү буенча Европа чемпионатына Әтнә механизаторы Ирек Галиев барачак
Авыл хуҗалыгы белгечләре әйтүенчә, былтыр Россия чемпионатындагы кебек хәрәмләшүләр булмаган очракта, Ирек Галиев җиңәр, дигән ышаныч бар. Быел җир сөрү буенча Европа чемпионаты беренче тапкыр Россиядә узачак. 23-24 июньдә Владимир өлкәсе Суздаль шәһәрендәге чемпионатта Татарстаннан Әтнә районының "Күңгәр" авыл хуҗалыгы кооперативы механизаторы Ирек Галиев катнашачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Авыл...
-
Татарстанда инвалидларны эшкә алу квоталарыннан файдаланмаган районнар билгеле
ТР хезмәт министры Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә хезмәт яшендәге инвалидларның 37,5 проценты эшкә урнаштырылган. ("Татар-информ", Лилия Гаделшина). Татарстанда 287,1 мең инвалид яши, алардан һәр өченче кеше, ягъни 92,3 меңе - хезмәт яшендәге кешеләр. "Инвалидларны эш белән тәэмин итәргә дәүләт ярдәм итә. Мәсәлән, предприятиеләргә махсус квоталар, инвалидның эш урынын...
-
Кремль сынын ясау авырмы?
Кар сыннарын ясаучыларга исебез китми инде хәзер, ияләнеп киләбез. Халык матурлыкны күреп, сокланып яши. Үз куллары белән тудырырга тырыша. Ә иҗат итүнең тәмен тир түккән үзе белә. Әтнә районының кайсы авылына барып чыксаң да, Чыршы янәшәсендә Кыш бабай, Кар кызы, Эт, әкият геройларының сыннары каршы ала. Алар барысы да матурлар,...
-
1 апрельдән Россиядә пенсия 4,1 процентка артачак
Социаль пенсиянең еллык уртача күләме 8,3 мең сумга кадәр артачак. 1 апрельдән Россиядә эшли һәм эшләми торган пенсионерларга пенсияләр 4,1 процентка артачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. "Шулай итеп, социаль пенсиянең еллык уртача күләме 8,3 мең сумга кадәр артачак. 2018 елның августында Пенсия фонды...
-
Әтнәдәге күперне чистарттылар
Яңа елга кереп яткан бер мәлдә, редакциягә мөхтәрәм зат - күп еллар мәктәп укытучысы булып эшләгән Рита Садыйкова керде.
-
Әтнәләр Лев Толстойны өйрәнә
Толстойлар гаиләсенең Казан белән ныклы элемтәсен, шулай ук язучының рус әдәбиятына һәм дөньяви әдәбиятка йогынтысын исәпкә алып, 2018 ел Татарстанда Лев Толстой елы дип рәсми төстә игълан ителде. Менә шул уңайдан районыбызның үзәк китапханәсендә "Великий сын России" дип исемләнгән, язучының тормыш һәм иҗат юлын үз эченә алган китап күргәзмәсе эшләнде...
-
2018 елда инвалид балаларга сабый чактан ярдәмне көчәйтәчәкләр
"Балага никадәр иртәрәк булыша башласаң, шул кадәр яхшырак", - дип белдерде ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. ("Татар-информ", Лилия Гаделшина). 2018 елда Татарстанда инвалид балаларга ярдәм күрсәтү юнәлешендә яңа эш алымнарын булдыру максат итеп куела. «Сүз инвалид балаларны тормышка яраклаштыру өчен бик кечкенә вакыттан - туганнан алып...
-
30 градус салкын көтелә
Көнчыгыш районнарда һәм республиканың түбәнлектә урнашкан урыннарында 31 градуска кадәр суытачак. 13 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә температура -21...-26 градуска кадәр төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Көнчыгыш районнарда һәм республиканың түбәнлектә урнашкан урыннарында 31 градуска кадәр суытачак, диелгән идарә тармагы хәбәрендә. Көндезге...