Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кремль сынын ясау авырмы?

Кар сыннарын ясаучыларга исебез китми инде хәзер, ияләнеп киләбез. Халык матурлыкны күреп, сокланып яши. Үз куллары белән тудырырга тырыша. Ә иҗат итүнең тәмен тир түккән үзе белә. Әтнә районының кайсы авылына барып чыксаң да, Чыршы янәшәсендә Кыш бабай, Кар кызы, Эт, әкият геройларының сыннары каршы ала. Алар барысы да матурлар,...

Кар сыннарын ясаучыларга исебез китми инде хәзер, ияләнеп киләбез. Халык матурлыкны күреп, сокланып яши. Үз куллары белән тудырырга тырыша. Ә иҗат итүнең тәмен тир түккән үзе белә. Әтнә районының кайсы авылына барып чыксаң да, Чыршы янәшәсендә Кыш бабай, Кар кызы, Эт, әкият геройларының сыннары каршы ала. Алар барысы да матурлар, искиткеч осталык белән ясалганнар. Ә менә Кремль сынын ясаучыны очратканым юк иде әле. Сезнең дә күргән булмагандыр. Бу могҗизаны Арыда яшәүче хәбәрчебез, эретеп ябыштыручы һөнәре остасы Фидаил Кадимов ясаган. Кар сыны кичен аеруча матур. Күрмәгән ышанмас та. Фидаил ясаган сыннарны күрүчеләр аның нинди иҗади кеше икәнен белә инде. Төшергән фотосурәтләре дә үзгә аның. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - танк, сыерчык ояларының кешедә булмаганын , Гашыйклар көненә кардан зур итеп йөрәк сыны ясаучыны да... очраткан булмады. Авылын матурлап яшәүче ул. Ниләр генә уйлап тапмый, әйтергә кирәк кешедә булмаганны ясау теләге көчле.

- Кремль сыны ясау теләге ничек туды, әвәләве, "төзүе" авырмы?- дим хәбәрчебезгә. Халык ничек бәяләде?

- Кремль сыны ясау хыялда да юк иде, ул вакытта көннәр жылы торды бит. Яңгырына кадәр төшкәләде. Мунча түбәсеннән кар ишек алдына төште, кая куярга белмәгәч, капка төбенә, урам якка алып чыгып өйдем, буямыйча гына эшли торган нәрсә бар икән, дип уйлый башладым. Кремль сыны эшләп карарга булдым, беренче көнне аскы ике рәтен эшләдем, ул бик ансат булса да, өске өлешләре сигез кырлы анын, очлы өлешенә өлгермәдем, кар катып китте, мастерок белэн кисеп булмый башлады, шуннан соң электр пиласы белән кисеп эшләп бетердем. Гирляндалар куеп әйләндереп чыктым, йолдызы бар. Ватык өч сәгать бар иде, аларны куйдым. Иртән яктырганчы, кич караңгы төшкәнче утын яндырып куябыз, бик матур. Матурлыкны күрә белгән кеше бар, күрмәгәне дә күп. "Бер эшең юк икән", диючеләр дә бар. Югыйсә, минем бер эшемне дә кеше килеп эшләми. Ел саен сыннар эшләгәч, күңел шуны сорый. Койма башына бизәп чыршы куйдык, тәрәзә кырыйларына да гирляндалар тезеп, бизәп чыктым. Хатыным Раилә булышты. Әкият дөньясы бездә, ә без шунда кунак. Башкача яши белмибез,- ди Арының Фидаиле.

Алар кебек бу дөньяда кунак булып яшәргә өйрәник. Дөнья матур, дөнья киң. Иске Яңа ел белән Сезне. Сәламәт булыйк, илләр тыныч булсын. Мохтаҗлар онытылмасын, ялгызлар кагылмасын, сынык күңелләр тагын да кителмәсен. Бербөтен булып, тату яшик, аерым торыйк!


Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев