Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Боз шәһәрчегендә - Иске яңа елны озату

Бу минутларда район үзәгенең Үзәк чыршысы янында бәйрәм кызганнан-кыза. Алдан хәбәр ителгәнчә, әтнәләр Иске Яңа ел бәйрәме үткәрәләр. Бу суыкта ни калган дип гаҗәпләнүчеләр дә күп. Үземә дә шулай диделәр. Тик моны бу бәйрәмнең тәмен тоймаганнар әйтә. Бәйрәменең генә түгел, суыгының дә "тәмен" тойган юк бит әле. Аяк астындагы кар...

Бу минутларда район үзәгенең Үзәк чыршысы янында бәйрәм кызганнан-кыза. Алдан хәбәр ителгәнчә, әтнәләр Иске Яңа ел бәйрәме үткәрәләр. Бу суыкта ни калган дип гаҗәпләнүчеләр дә күп. Үземә дә шулай диделәр. Тик моны бу бәйрәмнең тәмен тоймаганнар әйтә. Бәйрәменең генә түгел, суыгының дә "тәмен" тойган юк бит әле. Аяк астындагы кар шыгырдый, борын очлары өши, битләрне чеметтерә, кыскасы, сикертә. Теләсәң дә теләмәсәң дә биисең бүген. Шуңа да ялындырып торучы юк, бар да бии. Сихерчеләр, Убырлылар, Этләр, Төлкеләр... белән, кемнең кем белән биегәнен дә бер Алла үзе белә, маскадан йөргәннәрне танып та бетерә торган түгел. Бөйрәм төсе кертүче бу иренмәс, оялмас җаннарга рәхмәттән башка сүз булмады. Алып баручы Әлфинәбез боз-сәхнә түренә чакырып, бүләк тә тапшырды үзләренә. Ә алар тамашачыларны селкетеп биетеп, көлдереп йөрделәр. Үзләре сөенгәнлекне күрмәдегез, ярый кат-кат киенгәнбез әле, җылы, дип сөйләшкәннәрен ишетмәдегез. Танырлык та түгел, бер Күңгәр мәдәният йорты җитәкчесе Раилә Галиеваны таныдым - Матрена Тимофеевна. Килешле дә иде соң киеме. Башкалары маскадан иде.

Елның- елындагы бәйрәмнең монысы, искесен озату, оешканрак, икеләтә тырышлык куеп үткәрелә сыман. Мәдәният хезмәткәрләренең ничә көн алдан әзерләнүләре нәтиҗәсе инде бу. Арыларның муенына клиндер аскан самовары чәй кайнатты, Мәрҗәннән Дания апа бер чиләк коймак камыры күтәреп килеп төште. Кыскасы, танып та, язып та, сөйләп тә бетерә торган түгел аларны. Һәр авыл мәдәният хезмәткәренең, аларның гаиләләренең көче кергән бәйрәм спорт уеннары белән дәвам итте. Спорт "хуҗасы" Рамил Шәйхиев ләгәннәрен өстерәп уенга кеше чакырды... ни генә уйнатмады, арканы, шакмагы... һәр уенына бүләген алып баручылар тарата торды.

15 сәгатьтә башланган чарага башта әллә ни килүче булмады, берән-сәрән. Килмәсләр микәнни, дип тә уфтанучы булмады... Соңрактыр, җыеналардыр, дип уйладык. Ә аннан ... Иске Яңа елны башлап җибәреп, Бәрәскә мәдәният йорты җитәкчесе Зөлфия Корбанова җырлап җибәргәч, халыкны тартып китерделәрмени...

- Бәйрәм тамашасы 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Аннан соң 22 сәгатькә кадәр дискотекасы була,- дип ачыклык кертте район мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдинов.

Әйе, үзе бар иде, Рафис та шунда... һәр мәдәният йортының каймагы боз шәһәрчегендә бүген. Яңа ел каникулларында авыл җирлекләрен аерымлап карадык, ә бүген иң шәп чыгышлар сайланган. Тыңлап туймаслык, туңсаң да кайтып китмәслек. Суыгы да артык зыянлы түгел, үтәгә китсә, кайнар чәй бар. Бармасаң самавыр яныңа үзе килә, дигәндәй. Дания апа пешкән кайнар коймагын күтәреп тамашачыларны сыйлап йөрде. Арылар чәйгә чакырды. Ә коймакның тәмлелеге! Андый бәйрәмдә, урамда пешкәне ашап туймаслык була бит аның.

Оештырганнар, кәефләр күтәрелде... мәдәният хезмәткәрләре генә салкын тиеп егыла күрмәсеннәр, алардан башка бәйрәм дә, күңеллелек тә юк. Рухны күтәрергә, шатландырырга алар бар әле ярый. Исән сау эшләсеннәр.

Калган фотоларны - алары сыйфатлы булачак, (монысы телефон камерасы гына) соңрак карарсыз.

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев