Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдәге күперне чистарттылар

Яңа елга кереп яткан бер мәлдә, редакциягә мөхтәрәм зат - күп еллар мәктәп укытучысы булып эшләгән Рита Садыйкова керде.

Күңеле тулган, үзе ярсыган; ә соравы авыл үзәгендәге күпергә кагылышлы булып чыкты. "Бер тапкыр шушы күпергә менә торган баскычта егылып кулымны сындырдым, инде анда йөрерлек тә түгел - кар баскан", - диде. Шунда ук:

- Элек "Сорагыз, җавап бирәбез", дигән рубрикагыз бар иде. Хәзер аны үзгәртсәгез дә, соравым бар, бәлки җавап бирерсез. Кайчан чистартырлар икән улкүперне? - дип сорады.

Көткән әйбер озакка сузыла бит ул. Яңа ел каникуллары чорында Әтнә күперен барып күргән булмады. Аннан соң, зинһар дөрес аңлый күрегез - күңелле мәшәкатьләр аркасында онытылып та торды бу сорау. Аның каравы хәзер әйтә алабыз: чистарттылар ул күперне, җәяүлеләр курыкмыйча йөри алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев