Әтнәләр Лев Толстойны өйрәнә
Толстойлар гаиләсенең Казан белән ныклы элемтәсен, шулай ук язучының рус әдәбиятына һәм дөньяви әдәбиятка йогынтысын исәпкә алып, 2018 ел Татарстанда Лев Толстой елы дип рәсми төстә игълан ителде. Менә шул уңайдан районыбызның үзәк китапханәсендә "Великий сын России" дип исемләнгән, язучының тормыш һәм иҗат юлын үз эченә алган китап күргәзмәсе эшләнде...
Толстойлар гаиләсенең Казан белән ныклы элемтәсен, шулай ук язучының рус әдәбиятына һәм дөньяви әдәбиятка йогынтысын исәпкә алып, 2018 ел Татарстанда Лев Толстой елы дип рәсми төстә игълан ителде. Менә шул уңайдан районыбызның үзәк китапханәсендә "Великий сын России" дип исемләнгән, язучының тормыш һәм иҗат юлын үз эченә алган китап күргәзмәсе эшләнде Һәм ул китапханәнең уку залына урнаштырылды, китап укучылар әлеге күргәзмә белән ел дәвамында таныша алачаклар.
Моннан тыш игътибарны җәлеп итә торган тагын ике стенд-күргәзмә бар әле китапханәдә. Аның берсе - "Беренче таң чаткысы" дип исемләнгәне якташыбыз Ш. Мәрҗанигә багышланган. Тиздән 16 гыйнварда районыбызның Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килгән, соңыннан бабасы Габделкотдус туган авыл исемен тәхәллүс итеп алган бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел булачак, шуңа бу ел Мәрҗани елы дип тә игълан ителде. Гомум төрки-татар тарихын, Казан татарлары тарихын бербөтен итеп берләштергән, татар ханнарының югалган исемнәрен иң беренче булып санап чыккан бөек шәхес, мәгърифәтче ул. Шиһабетдин Мәрҗани - мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. Күргәзмә менә шушы мәгълүматларны үз эченә алган.
Китапханәдәге өченче күргәзмә 17 гыйнварда 90 еллыгы билгеләнеп үтәчәк Аяз Мирсәет улы Гыйләҗевкә - Татарстан Республикасының халык язучысы, күренекле татар прозаигы һәм драматургы иҗатына багышланган. Язучы 1928 нче елның 17 нче гыйнварында дөньяга килә. Аяз Гыйләҗевнең иҗади мирасы XX-XI гасыр татар әдәбиятының иң кыйммәтле хәзинәсе булып санала. Аның тарафыннан 5 зур күләмле роман, 20гә якын повесть, 40тан артык пьеса язылган. Алар Татарстан, Россия театрлары сәхнәләрендә һәм аннан читтәге башка театрлар сәхнәләрендә куела.
- Шиһабетдин Мәрҗани, Аяз Гыйләҗевкә багышланган күргәзмәләрне билгеле бер вакыттан соң алачакбыз, ә Лев Толстойга багышланган күргәзмә белән ел дәвамында таныша алачаксыз. Килегез, күрегез, өйрәнегез. Инде китап укучыларның байтагы бу күргәзмәләр белән таныш...- диләр китапханәчеләребез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев