Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җир сөрү буенча Европа чемпионатына Әтнә механизаторы Ирек Галиев барачак

Авыл хуҗалыгы белгечләре әйтүенчә, былтыр Россия чемпионатындагы кебек хәрәмләшүләр булмаган очракта, Ирек Галиев җиңәр, дигән ышаныч бар. Быел җир сөрү буенча Европа чемпионаты беренче тапкыр Россиядә узачак. 23-24 июньдә Владимир өлкәсе Суздаль шәһәрендәге чемпионатта Татарстаннан Әтнә районының "Күңгәр" авыл хуҗалыгы кооперативы механизаторы Ирек Галиев катнашачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Авыл...

Авыл хуҗалыгы белгечләре әйтүенчә, былтыр Россия чемпионатындагы кебек хәрәмләшүләр булмаган очракта, Ирек Галиев җиңәр, дигән ышаныч бар.

Быел җир сөрү буенча Европа чемпионаты беренче тапкыр Россиядә узачак. 23-24 июньдә Владимир өлкәсе Суздаль шәһәрендәге чемпионатта Татарстаннан Әтнә районының "Күңгәр" авыл хуҗалыгы кооперативы механизаторы Ирек Галиев катнашачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник бүлеге мөдире Ришат Булатов хәбәр итте.

  • Искәртеп үтик, Ирек Галиев Россия чемпионатында каплатып сөрү буенча ярышларда ике тапкыр катнашты. 2016 елда Төмәндә - өченче, 2017 елда Уфада бишенче урын алды.

Ришат Булатов Ирек Галиевны Европа чемпионатына җибәрүне башкаларны бәйгегә махсус әзерләү кирәклеге белән аңлатты. "Башкаларга бөтен хәрәкәтләрне өйрәтергә кирәк. Анда сөрүнең ике-өч төре бар, сантиметрлап үлчәргә кирәк. Беренче барганда казыйлар Ирекнең җирне җептән сөргән төсле, тип-тигез эшкәртүенә гаҗәпләнде", - диде ул.

"Ярышларга махсус әзерләнү өчен техника сорап карадык - бирмәделәр"

- Ирек Галиев быел җиңәр, дип уйлыйсызмы ?

- Ирек шәп сөрә сөрүен, ләкин хәзер техникаларын алыштырмаган булсалар, анда урын алып булмый. Узган елны, әйткәнемчә, техникасы начар иде, шулай да бишенче урынны алды ул. Бик гадел дә булып бетмәде. Сабаны кәкрәеп беткән трактор бирделәр.
Ул сабаннарны әйләнеп килгән саен көйләргә кирәк иде. Чынында көйләнергә тиеш түгел ул. "Оборотный плуг"- "әйләнмәле сабан"дип атала. Ике сабан утырган сыман, асты өскә килә дә, икенче сабан белән сөрә. Ә ярышлардагы сабаннарның параметрлары кәкрәеп, үзгәреп беткән иде. Кайбер чит ил катнашучылары, буразнаны узгач, сабанны җиргә бәрә-бәрә чистарта, кадерсез куллана. Алардан соң сабанның параметрлары бозылып беткән була. Аннары, тракторларда йөреп карап, үзләренә яхшырак сабанлы техника сайлап куйганнары булды. Гадәттә, ярышларда тракторларның номерлары алышынмый, мәсәлән, номеры өстенә "2" саны эленгән икән, шуның белән генә йөри ул. Былтыр яхшырак тракторга үзләренекен утыртып, кирәкле сан элеп куйганнар.

- Спортчыларны бәйгегә махсус әзерләгән кебек, механизаторларны да әзерлиләрме?

- Берничек әзерләмиләр. Ирек тракторчы бит ул, үз эшен эшли. Әзерләр өчен яхшы техника кирәк. Яхшы техниканы алдан заказ белән алып кайтырга кирәк. Аның сабаны гына 1 млн 200 мең сумнан артык тора. Ә аның кирәкле тракторы да юк. Без техниканы былтыр да, өченче ел да сорап карадык. Махсус "спортивный" сабан ул. Андагы көйләүләрнең бөтенесен санасаң, егермедән артык төре бар. Тракторына килгәндә, ярышларда "Агромаш" 85 ТК дигән тракторда йөриләр, ул МТЗдан кыйбатрак. Татарстанда "Агромаш" белән эшләмәгәнгә, әзерләнергә техникабыз юк безнең. Иң мөһиме - төп-төз итеп сөрү сорала. Иректә бар инде ул сыйфат.

- Киләчәктә берәр чемпионатка әзерли торган чаралар булдыру планлаштырыламы?

- Ярышларда кулланыла торган техникада эшләмичә, әзерләнү турында сүз йөртеп булмый. Атта йөреп, кинәт тракторга утыртып эшләтеп булмый - шул гына.

Ирек Галиев: "Ярышларга махсус әзерләнгәнем юк"

Ирек Галиев "Татар-информ" хәбәрчесенә үзенең чемпионатта катнашачагы турында былтыр ук белгәнен әйтте. Аңа бу хакта Уфадагы ярыштан соң министрлык белгечләре әйткән. Ирек яшьләрне җибәрүләрен сораган, әмма аннан да тәҗрибәлерәк кеше юк икәнен әйткәннәр. Ярышларга махсус әзерләнмәвен әйтте. "Көн дә гадәттәгечә - ничек эшлибез, шулай эшләдек. Каядыр барып, аерым әзерләнеп утырган юк", - диде ул.

Җир сөрү, эшкәртү буенча Европа чемпионаты 1982 елдан уздырылып килә. Аны Европаның Җир сөрү Федерациясе уздыра. Аның максаты - җир эшен популярлаштыру, аның белән шөгыльләнүчеләрнең дәрәҗәсен үстерү, җирне эшкәртү ысулларын камилләштерү, авыл хуҗалыгында кулланган технологияләрне үстерү. Россиядә әлеге чемпионат 2012 елдан уздырыла.

("Татар-информ", Динә Шәмсетдинова).

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/12/155925/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев