Татарстанда беренче һәм өченче баласын тапкан авыл хатын-кызларына пособиеләр булачак

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә республика Хөкүмәте рәисе тиешле документлар пакетын әзерләргә йөкләмә бирде. Татарстанда демографик вәзгыятьне яхшырту юнәлешендә чираттагы чаралар күреләчәк. Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга беренче һәм өченче булып туган балалары өчен түләүләр кертергә тәкъдим ителә. Бер шарт бар - хатын-кыз авылда кимендә өч ел яшәгән...
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә республика Хөкүмәте рәисе тиешле документлар пакетын әзерләргә йөкләмә бирде.
Татарстанда демографик вәзгыятьне яхшырту юнәлешендә чираттагы чаралар күреләчәк. Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга беренче һәм өченче булып туган балалары өчен түләүләр кертергә тәкъдим ителә. Бер шарт бар - хатын-кыз авылда кимендә өч ел яшәгән булырга тиеш.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының коллегиясендә республика Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин шул хакта хәбәр итте. Әлеге уңайдан кирәкле документлар пакетын ул бер ай эчендә төзеп, кабул итәргә йөкләмә бирде.
ТР Премьер-министры җитәкчелегендә үткән коллегия утырышында РФ хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Алексей Черкасов, республика министрлыклары, ведомстволары, муниципаль район вәкилләре катнашты.
ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренчә, Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2018 елның 1 гыйнварыннан беренче бала тапкан гаиләләр өчен ярдәм чаралары да демографик вәзгыятьне уңай якка үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк. "Ана капиталы" федераль программасы да демографиягә йогынты ясаган иде, бик тиз арада яңа туган балалар саны 15 процентка артты. Бу юлы да шундый нәтиҗә көтәбез. Шуңа өметләнеп, 4,6 мең гаилә беренче бала өчен түләүләргә дәгъва итәр, дип планлаштырабыз", - дип сөйләде министр.
Мәгълүм булганча, бу түләүләр гаилә кереме кеше башына яшәү минимумы күләменнән 1,5 тапкырдан артмаса билгеләнә. (Татарстанда 2017 елның II кварталындагы күрсәткеч 9 142 х 1,5 = 13 713). Ул балага 1,5 яшь булганчы түләнә. Татарстанда әлеге пособие күләме 8 490 сумны тәшкил итә. Әлеге программаны Россия бюджетыннан 475,88 миллион сум күләмендә финанслау каралган.
Алексей Песошин яңа пособиеләр социаль яклау хезмәтләре аша түләнүен исәпкә алып, бу эшне вакытында оештырырга кушты. "Гаризалар кабул итүдә, түләүләрне башкаруда бернинди тоткарлыклар булырга тиеш түгел", - дип кисәтте ул.
Эльмира Зарипова инде бу атнада республиканың Балтач районында тәүге гаилә яңа пособиегә гариза тапшыруын билгеләп үтте.
Министр ассызыклаганча, демографик сәясәт гомер озынлыгын арттыруга да юнәлдерелгән. 2030 елга хезмәткә сәләтле яшьтәге кешеләр саны 5 процентка кимер, дип фаразлана (2,1 миллионга кадәр), пенсия яшендәгеләр 16 процентка артачак (1,1 миллион кеше). "Бу уңайдан без өлкән буынның яшәү шартларын яхшыртуга зур игътибар бирергә тиешбез", - диде министр.
Лилия Гаделшина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 гыйнвар 2021 - 20:30Табиб коронавирус белән авыручыларның төп хатасын әйтте Табиб җиңелчә һәм калорияле ризыклар белән тукланырга, сыеклыкны күп эчәргә, шулай ук температураны төшерә торган дарулар кабул итәргә киңәш итте.3900
-
17 гыйнвар 2021 - 19:00«Әнине җирләргә әтине ашыгыч ярдәм алып килде»: Арча укытучысы ковидтан вафат Арча балалар сәнгать мәктәбенең 56 яшьлек укытучысы Зәгыйдә Гайфуллина коронавирустан вафат.4300
-
17 гыйнвар 2021 - 17:30Режиссер Рамил Фазлыев: «Театрда фанат булсаң гына эшләп була» - Ватаным Татарстан Бу әңгәмәне Әтнә театрына чираттагы премьераны карарга баргач кордык. Зур эшләр башкарса да, күләгәдәрәк калган театрның баш режиссеры чәчрәп чыга торганнардан түгел. Сүз кешесе түгел, гамәл кешесе. Без Рамил Фазлыев белән авыл театрының үзенчәлекләре, тамашачы белән эшләү алымнары, иҗат мөмкинлекләре турында сөйләштек.3000
-
17 гыйнвар 2021 - 16:00Исерек йөри кеше көлдереп... Алган мәгълүматларга караганда, гыйнварның беренче ункөнлегендә районның ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан юл кагыйдәләрен бозуның 48 очрагы теркәлгән.19100
-
17 гыйнвар 2021 - 14:30Сез районның зур көзгесе Яңа Әтнә авылыннан Габделбәр Каюмовның «Кыш бабайга хат» бәйгесенә юллаган шигыре.8700
-
17 гыйнвар 2021 - 13:10Уттан саклану гарантиясе Рөстәм Сафин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы6500
-
17 гыйнвар 2021 - 11:45Дога кылгач, ник бит сыпыралар? ога кылганнан соң БИТНЕ СЫПЫРУ Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең СӨННӘТе булып тора.11000
-
17 гыйнвар 2021 - 10:152021 елда Татарстанда 2,6 млн кв. метрдан артык торак төзү планлаштырыла Республикада торак төзелешенә аерым игътибар бирелә.6900
-
17 гыйнвар 2021 - 10:00Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалык өчен югары счетлар турында әйтте Президент бу мәсьәлә буенча халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәклеген белдерде.10400
-
17 гыйнвар 2021 - 09:05Татарстанда башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән яңа дәреслек әзерлиләр Әзер дәреслекләр Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты партнерлары - полилингваль мәктәпләр һәм мәгариф оешмалары базасында тикшерелә.8000
-
17 гыйнвар 2021 - 08:00ТР Яшьләр парламенты юл йөрү өчен студентлар тарифы турындагы инициативаны хуплады Республика студентлар лигасы президенты «44»тарифын кертергә тәкъдим итте.7600
-
16 гыйнвар 2021 - 23:30ГТХМ хезмәткәрләре Хач ману бәйрәмендә коенганда куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә В ночь с 18 на 19 января православный мир отмечает праздник Крещения Господня или Богоявления.5000
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.9400
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.28100
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
16 гыйнвар 2021 - 18:20Әтнә Ветераннары беренчеӘтнә районы һәм Марий Эл Республикасы ветераннары арасында хоккей буенча иптәшләрчә уен узды бүген.24600
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.36701
-
16 гыйнвар 2021 - 18:20Әтнә Ветераннары беренче Әтнә районы һәм Марий Эл Республикасы ветераннары арасында хоккей буенча иптәшләрчә уен узды бүген.24600
-
15 гыйнвар 2021 - 16:10Өшегән ир белән хатынны коткарганнар Коткаручылар, кешеләр автомобильдә җылынгач, ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.21400
-
17 гыйнвар 2021 - 16:00Исерек йөри кеше көлдереп... Алган мәгълүматларга караганда, гыйнварның беренче ункөнлегендә районның ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан юл кагыйдәләрен бозуның 48 очрагы теркәлгән.19100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика