Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңел генә, акча төртеп кенә, диплом ала яшь бер кыз бала - Гадел яшик!

ГАДЕЛ ЯШИК - Бәйге Гадел яшик дибез, гаделлекнең Ни икәнен аңлап әйтмибез Кеше кыйнамагач,үтермәгәч Шул гаделлек диеп уйлыйбыз Күпме сабый табиб күзләренә Карап тилмергәндә,аналар Шул табибка ришвәт бирү өчен Хәер сорап кулын сузалар Рульдә исерекләр,зур фаҗигага Килеп чыккан юлның чатында Погон таккан абзый яшерен генә Акча ала шундый чагында Җиңел...

ГАДЕЛ ЯШИК - Бәйге

Гадел яшик дибез, гаделлекнең
Ни икәнен аңлап әйтмибез
Кеше кыйнамагач,үтермәгәч
Шул гаделлек диеп уйлыйбыз
Күпме сабый табиб күзләренә
Карап тилмергәндә,аналар
Шул табибка ришвәт бирү өчен
Хәер сорап кулын сузалар
Рульдә исерекләр,зур фаҗигага
Килеп чыккан юлның чатында
Погон таккан абзый яшерен генә
Акча ала шундый чагында
Җиңел генә,акча төртеп кенә
Диплом ала яшь бер кыз бала
Ә аннан соң шул ук акча белән
Эш урнын җайлый ата-ана
Югарыда әле бик кечкенә
Мисалларны гына санадым
Дөньякүләм,хәзер гаделсезлек,
Кулны-кул юганын мин аңладым.
Гаделлекне диннән тапкан бабай,
Кайтып килә мәчет юлыннан
Гадел булыйк,матур итеп яшик,
Килә бит ул һәркем кулыннан.
ШАКИРОВА ГУЗЭЛИЯ, Ян,а Шашы топ мэктэбенен, 8 класс укучысы

--

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев