Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда инвалидларны эшкә алу квоталарыннан файдаланмаган районнар билгеле

ТР хезмәт министры Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә хезмәт яшендәге инвалидларның 37,5 проценты эшкә урнаштырылган. ("Татар-информ", Лилия Гаделшина). Татарстанда 287,1 мең инвалид яши, алардан һәр өченче кеше, ягъни 92,3 меңе - хезмәт яшендәге кешеләр. "Инвалидларны эш белән тәэмин итәргә дәүләт ярдәм итә. Мәсәлән, предприятиеләргә махсус квоталар, инвалидның эш урынын...

ТР хезмәт министры Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә хезмәт яшендәге инвалидларның 37,5 проценты эшкә урнаштырылган.

("Татар-информ", Лилия Гаделшина). Татарстанда 287,1 мең инвалид яши, алардан һәр өченче кеше, ягъни 92,3 меңе - хезмәт яшендәге кешеләр. "Инвалидларны эш белән тәэмин итәргә дәүләт ярдәм итә. Мәсәлән, предприятиеләргә махсус квоталар, инвалидның эш урынын оештыру өчен акчалар бүленә. Ләкин, кызганычка, бу эшкә бөтен районнар да җаваплы карамый, хәтта бер квотадан да файдаланмаучылар бар", - дип шелтә белдерде бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова министрлык коллегиясендә.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә үткән коллегия утырышында РФ хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Алексей Черкасов, республика министрлыклары, ведомстволары, муниципаль район вәкилләре катнашты.

Министр хәбәренчә, узган ел нәтиҗәләре буенча, республикада 34,6 мең инвалид эш белән тәэмин ителгән. Бу - 37,5 процент дигән сүз. Әлеге күрсәткеч Россиядә иң югарылардан. Мәсәлән, Мәскәү өлкәсендә - 28, Түбән Новгородта - 23, Санкт-Петербургта - 16 процент. "2020 елга кадәр эшләргә сәләтле инвалидларның 50 процентын эшкә урнаштыру максаты куелган", - дип искә алды Эльмира Зарипова.

Шул ук вакытта министр дәүләт тарафыннан каралган квоталарны файдаланмаган районнарны да атады. Мәсәлән, Тәтеш, Апаста андый бер очрак та юк, Питрәч, Яңа Чишмә районнарында үтәлеш - 20-25 процентны гына тәшкил итә. Ә 100 процентлык күрсәткечләр белән Аксубай, Кукмара, Бөгелмә районнары үрнәк итеп китерелә.

ТР Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, хезмәт яшендәге инвалидларның эш белән тәэмин ителеше: исемлек башында - Әтнә (42,1%), Саба (38,1%), Түбән Кама (36,2%), Арча (35,9%), Теләче (35,8%); исемлек азагында -Чүпрәле (19,5%), Әгерҗе (20,6%), Мамадыш (23,7%), Аксубай (24%), Балык Бистәсе (24,2%), Кукмара (24,6%).

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/12/155913/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев