Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә - лидерлар арасында

Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча районнар рейтингын тәкъдим итте Рейтинг министрның узган ел Министрлар Кабинетында атналык киңәшмәләрдә чыгыш ясау нәтиҗәләре буенча төзелгән. (Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, 2017 елда республиканың агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча районнарның үзенчәлекле...

Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча районнар рейтингын тәкъдим итте

Рейтинг министрның узган ел Министрлар Кабинетында атналык киңәшмәләрдә чыгыш ясау нәтиҗәләре буенча төзелгән.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, 2017 елда республиканың агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча районнарның үзенчәлекле рейтингын тәкъдим итте. Иң яхшы һәм артта калучы муниципалитетларның исемлеге Хөкүмәт йортында киңәшмәдә яңгырады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Районнар рейтингы Марат Әхмәтовның узган ел Министрлар Кабинетында атналык киңәшмәләрдә чыгыш ясау нәтиҗәләре буенча төзелгән. Министр лидерлар буларак - Зәй, Актаныш, Сарман, Балтач, Әтнә, Кукмара, Нурлат, Саба һәм Мамадыш районнарын атады.

Әхмәтов "урта зона"га ,"зур эчке резервлы" районнар буларак - Ютазы, Кайбыч, Алексеевск, Лениногорск, Мөслим һәм Чистайны керткән.

Узган ел дәвамында тәнкыйтькә күп тотылганнар арасында Спас, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Чирмешән, Менделеевск, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнары бар.

"Әлеге районнардагы уңай үзгәрешләр турында күбрәк сөйлисе килә, әмма бу көндәлек системалы командалап эшләүне таләп итә", - диде министр, муниципалитетлар башлыкларына мөрәҗәгать итеп.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/13/155961/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев