Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Хуҗалыкка зыян китергән

Күмәк хуҗалыкларның берсендә трактор йөртүче механизатор акча табуның җайлы ысулын тапкан.

Үзе эшләгән трак­торның ягулык материалын урлаганда ул моның өчен җавап бирергә туры ки­ләчәген дә, хуҗалыкка нин­ди зыян салуын да ях­шы аңлаган, билгеле. Әмма баю теләге күпкә көчлерәк булган, күрәсең. Нәтиҗәдә, үзенә эшләр өчен бирелгән 98,460 литр дизель ягулыгын агызып алып, хуҗалыкка 4273 сум 16 тиен зыян сала ул.
“Әлеге эш буенча зыян күрүченең гаризасы нигезендә җинаять эше ачылды”, – дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова.
Нәфесен тыя алмаган әлеге каракка бу гыйбрәт булыр микән – әнә шунысы кызыксындыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев