Авылыбызның беренче бакчасы
Хәбәрләр

Авылыбызның беренче бакчасы

Хәлимә Латыйпова, Комыргуҗа авылы

Ул елларда, урман полосалары булмаса да, авылымның табигатьнең матур бер почмагына урнашуы бәхәссез иде. Өч тау арасында – Җөлби, Мәңгәр, Мәрҗән таулары арасына утыра ул. Ә Мәңгәр тавының сөзәк бер урынында алма бакчасы бар иде. Ул елларда алма бакчасы кем тырышлыгы белән үстерелгән диярсез. Мәкалә шул хакта.
Галимулла абый Хәки­мул­линның сугышчан юлы, сугыш беткәндә генә Германия кырыендагы бер бистәгә илтә. Каты сугышлардан соң, бу частьтә исән-сау калган 30лап кеше була алар. 
– Кичен командир яр буена төшеп ял итеп алырга кушты. Хуш исле йомшак үлән – алҗыганбыз, шактый юл җәяү үтелгән бит, йоклаганбыз. Иртән торырга команда бирелде, нәрсә буласын белмибез. Тиз генә су буена төшеп йомышларыбызны үтәп, битләребезне юдык, күпләр “ни булса да була хәзер”, дигән уйда, һәрберебез үзенчә дога укый башлады. Бераз өскәрәк менәргә боерык бирелде. Һәм шунда ук иңкүлек җиргә ятыгыз дип команда бирделәр. Хәзер я үләбез, я калабыз, дип яттык. Ул күлдәге әрекмәннәр шундый зурлар, төсләре дә икенче – кызгылт. Шунда ике тапкыр мылтыктан аттылар. “Беттек”, дибез, ә безгә “Торыгыз” дип кычкырдылар. Шуннан кинәт “Ура! Ура!” дип кычкыра башладылар. Берни аңламыйбыз, аптырап басып торабыз... Шунда Җиңү турында хәбәр иттеләр, шуннан кабат “Ура!” дип кычкырдык, елаштык, шатландык. Бу вакытта безгә урамда йөрергә кушылды, тик ачык йортларга бик кермәскә куштылар, шартлаткычлар куеп калдырулары бар, диделәр. Күбесенең ишеге, тәрәзәсе бикле иде, курыкканнардыр, безгә мондагы халыкка тимәскә боердылар, – дип искә алды ул. 
Урам буйлап йөриләр алар шулай, тик ашарларына юк. Курыксалар да, бер йортка кереп тамак ялгап чыгалар. Кая ул ятып алу, дөрес, яннарына килгән кеше булмый, командирлары да юкка чыга. Ничек кайтырга, нишләргә дип уйлашалар. Кем белән сөйләшергә? Шулай ачлы-туклы йөри торгач, бер-ике ай вакыт узып та китә. Кайберәүләр йорт саен кереп әйберләр җыя башлыйлар. Ә Галимулла абый берни җыймый, аның уе – ничек кайтырга?
Көн артыннан көн үтә, ә бер көнне урамда кечерәк гәүдәле сыерлар йөри башлавы шәйләнә. Эш шунда, алар җиләк-җимеш, яшелчә өлгергәч, шулай иркендә йөри башлыйлар икән. Тагын да кызыграгы шунда – бу сыерлар агачтагы зур алмаларны гына ашыйлар, җирдәгесен кабып та карамыйлар. Шул вакытта Галимулла абзый: “Бу безнең балаларга да юк бит әле. Ә монда сыерлар ашап йөри. Исән-имин кайтсам, беренче эш итеп агач утыртыр идем. Бәлки балаларыма да алма ашатырмын”, – дип уйлый. 
Ияләнә төшкәч, чит җир булса да, курыкмый башлыйлар. Кичләрен клубка баралар, немец хатыннары да килә, безнекеләрне  биергә чакыралар. Әмма совет солдатының күңелен туган өйгә кайтасы килү борчый. 
– Шулчак миңа да “бер нәрсә килеп ияләште”. Үзем кебек кечерәк буйлы. Ягымлы, кичләрен шундый тәмле ризыклар пешереп алып килә, өйләренә үк чакыра башлады. “Юк, бармыйм”, дим. Минем никтер күңелем шикләнә. Сугыш беткәнгә дә бары биш айлап вакыт узган. Ә беркөнне минем белән “частушка”га биеп йөргән хатын: “Сезне моннан чыгаралар икән”, диде. Ул русчаны начар белә, минеке дә чамалы. Шулай да: “Син монда кал, миңа бик ошадың, монда рәхәт, ашарга да күп, кичләрен клубка йөрербез, “частушка”ны да яхшы итеп биергә өйрәтермен”, дип елмайды. Нәрсә әйтергә дә белмәгәч: “Мин болай да өйрәндем инде”, дидем. Ә теге һаман: “Сезнең анда яшәү шартлары бик начар икән, салым түлисез, киемнәрегез дә, ашарга да юк икән”, ди. Тырыша-тырмаша барысын да русча аңлата. Каян белә диген! Ә мин: “Калмыйм, үз җиремне, туган илемне, хатынымны, балаларымны сагындым”, – дидем.  Ул кызу гына китеп барды. Тәмле ризык­лар, кызыңа бүләк, зур үскәч кияр дип, пар беләзек, муенсалар, тагын бик күп төрле хатын-кыз бизәнү әйберләре бирде. “Мин сине бик ошаттым”, – дип, киткәндә, кул болгап озатып калды.
Галимулла абый бирегә кайткач, беренче эш итеп, алдына куйган бурычны үтәүгә керешә. Колхоз идарәсенә  кереп: “Исән-сау йөреп кайтсам, агач утыртыр идем дип үземә сүз бирдем, мин шул Мәңгәр тавы итәгендә бакча ясар идем”, – дигәч, көләләр, әлбәттә. “Кая анда бакча үссен”, – диләр. Тырышкан таба – юнәтә бит ул. Шулай итеп тау итәгендә кечерәк бер бакча оеша. Алмагачлары да, карлыганнары, җиләкләре дә мул уңыш бирә. Бакчасында искитмәле тәмле алма бирә торган агач та була. Бу агачның алмасын җыеп, орлыкларын алып, үсентеләр үстермәкче була. Ләкин яшьләр төнлә кереп бер алманы да калдырмыйча җыеп чыгып китәләр шул. Ул бу хәлне бик авыр кичерә. Колхоз идарәсенә кереп, бакчаны башка урынга, ягъни ике су арасына күчерсәк әйбәт булыр иде, сибәргә су да якын булыр иде ди. Чөнки колхозның ашлык складлары бакча янында була, кайткан-киткән яшьләр барысы да бакчага сугылалар.
Галимулла абый бакчачылык эшенә чын күңелдән тотына. Көзен күчерә башлап, язын бакчаны яңа урынга тулысынча күчереп бетерә. Дөрес, аңа колхозның олысы-кечесе дә булыша, аны яшьләр, хәтта, “Мичурин бабай” дип йөртәләр. Ул елларда бакчадан күп җиләк-җимеш, алма җыеп алалар. Ул бакчачылык белән генә чикләнми, күңеле күтәрелә, каяндыр каен үсентеләре кайтартып, яшьләрне язын җыеп, каен полосасы утырталар. Арасы ерак булса да безнең апайлар олы елга башыннан утырткан агачларга сибәр өчен иртән бер көянтә, көндез бер көянтә су алып менеп сипкәннәр. 
Шуңа күрә Галимулла абыйны авылны яшеллеккә күмүче, беренче агач утыртучы дияр идем. Ике елдан соң югарыдан кушу буенча, Кырлайдан Нәҗип исемле абый килеп, без дә агач утырттык. “Кызлар, бик яхшы баганалык бит болар, тиз үсәләр”, дип әйтә иде ул. Галимулла абый исә, буе бик кечкенә булса да, бер дә тик тормады. Кешеләр эшле булсын, ипи алырга акчалары булсын дип, мунчала кайтартып, кыска чыпта, кулюк суктырды. Тәрәзә рамнары ясады, Умарта кортлары карады, колхоз умартасы караганы да хәтеремдә. Галимулла абыйны бәйрәмнәрдә чакырып алып, “Әйдә бабай, “частушкага бас”, –  диярләр иде яшьләр. “Көлмәгез сез, миңа аны Герман кызы өйрәтте, шуны биеп озатып калды. Туган җирем сагындыра дип кайтып киттем, күз яшьләре тәгәрәп төшкән вакытлары әле дә күз алдында”, – дия иде. 
Тынгысыз йөрәкле Галимулла бабай олыгайганчы яшәмәде. Хатыны Фәрзәнә әби дә аның кайгысын күтәрә алмады. Инде барлык балалары да вафат дисәм, бик дөрес булмас. Бер малае исән, ул да олы яшьтә инде. Әмма сугыштан кайткач булган кызы да вафат. 
Галимулла абый утырткан агачлар сусаклагыч астында калдылар. Тик ул утырткан алма агачларына су менеп җитә алмады. Алар яз көне әле дә ап-ак чәчәкләргә күмелеп, тирә-юньгә сихри көч бирәләр. “Бабай, без әле дә исән, яшибез, тырышабыз”, дип сөйләшәләр сыман.
 


Нет комментариев