Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Мамадыш районында элеккеге имамны урлаганнар

Урлау һәм һөҗүмне оештыруда шикләнүче ике кеше тоткарланган.

Татарстанның Мамадыш районында камуфляж форма кигән өч билгесез кеше элеккеге имамны урлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге вазгыять белән таныш булган үз чыганагы хәбәр итте.

Агентлыкка билгеле булганча, Ишки авылы мәчетенең элеккеге имам-хатыйбын июнь ахырында ук урлаганнар. Камуфляж форма һәм битлек кигән өч билгесез кеше төнлә өлкән яшьтәге ир-атка һөҗүм иткән. Алар элеккеге имамның кулларын бәйләгән, авызын томалаган, башына пакет кидерткән һәм мәчет ачкычын алган. Мәчеттә акча эзләп карасалар да, берни дә таба алмаганнар.

Шуннан соң җинаятьчеләр элеккеге имамны машинага утырткан һәм авыл читенә алып чыгып, ташлап калдырган. Ир-ат аңына килү белән, шунда ук полициягә мөрәҗәгать иткән.

Агентлыкның үз чыганагы хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсендәге коллегалары белән үткәргән уртак операция нәтиҗәсендә имамны урлауда шикләнелүчеләр, шулай ук һөҗүмне оештырган ике кеше тоткарланган.

Тикшерү вакытында аларны сак астына алганнар. Тоткарланган биш кешенең өчесе авыр җинаятьләр өчен инде берничә тапкыр хөкем ителгән булган.

«Нократ» газетасы июнь ахырында Ишки мәчетенең элеккеге имамына һөҗүм итүләре хакында язып чыккан иде инде. Билгесез кешеләр төнлә белән ир-атка һөҗүм иткән, аны бәйләп машина багажнигына салган, шуннан соң авыл читенә алып чыккан. Зыян күрүче әйтүенчә, ул җинаятьчеләрнең мәчеттә нәрсә эзләвен әйтә алмый – алар сәдака акчалары җыю өчен куелган әрҗәгә тимәгән, ә бинада бүтән акча булмаган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/16-07-2020/mamadysh-rayonynda-kamuflyazh-forma-kig-n-ch-keshe-elekkege-imamny-urlap-kitk-n-5756988

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев