Юлда иминлек — һәркем өчен мөһим
Район хәбәрләре

Юлда иминлек — һәркем өчен мөһим

Бүген укучылар белән урамда һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында файдалы әңгәмә узды.

Балалар җәяү йөргәндә, велосипедта һәм самокатта хәрәкәт иткәндә нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында белделәр.
Очрашуга кунакка ГАИ хезмәткәре килде. Ул укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, юлда игътибарлы һәм сак булуның мөһимлеге турында сөйләде, төрле күңелсез хәлләр буенча мисаллар китерде.
Балалар шулай ук кунакта вакытта һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен дә искә төшерделәр.
Мондый очрашулар балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен яхшырак аңларга һәм аларны көндәлек тормышта дөрес кулланырга ярдәм итә.


Нет комментариев