Паркта хатын-кызларга һөҗүм итүче иргә җинаять эше ачтылар
Якын арада 34 яшьлек Альберт Хәбибуллин кулга алыначак, хәзер аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Шәһәр паркында хатын-кызларга һөҗүм итеп йөргән өчен Түбән Камада яшәүче 34 яшьлек Альберт Хәбибуллинга карата җинаять эше ачтылар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Рамил Әхмәтҗанов хәбәр итте.
«Эчке эшләр органнары ир-атка карата „Нинди дә булса социаль төркемгә карата сәяси, идеологик, раса, милли яки дини нәфрәт буенча хулиганлык“ маддәсе буенча җинаять эше ачты. Маддә санкцияләре 5 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота», — диделәр күзәтчелек ведомствосында.
Альберт Хәбибуллинның элек хөкем ителгән булуы билгеле. Якын арада ир-ат кулга алыначак. Җинаять эшен тикшерү прокурор контроленә алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев