Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Алушта сайтында  - Күшәр авылының Вәлиулла нәселеннән Гайсә кызы

Уйламаган танышулар, көтелмәгән очрашулар күп бу тормышта. Социаль челтәр исә көтмәгәндә үзеңне дөньяның әллә кайсы почмагына илтергә сәләтле.

Тик адәм баласы анда да ялгыз калмаячак, ул нәсел тамырлары белән тугын ягыңа бәйле кешеләрне табарга ярдәм итәчәк. Әле син белмәгән, күз алдыңа да китерә алмаган  бу кешеләр синең үзеңне күтәрергә дә сәләтле.

Олы  Әтнәдән 5 кенә чакрымда урнашкан Күшәр авылының Вәлиулла нәселеннән Гайсә кызы Сания  апа Гәрәева белән танышуым әнә шулай социаль челтәр аша булды. “Көз исе” дип исемләнгән  шигыремне  http://xn--24-6kcaa0e7anbek4d9af.xn--p1ai/ сайтында күреп гаҗәпкә калдым. Әле урнаштырылып кына да калмаган, аудио язмасы да бар. Татар һәм рус телле Кырымның “Татары Алушты” дип аталган сайтында  шигырем урын алыр дип кем уйлаган.

Сания Гәрәева белән аралашып киттек. Ә ул мине тагын гаҗәпкә калдырды.

  •  Әтнәдән икәнлегеңне белгәч,  сез миңа тагын да якынаеп киттегез. Минем әти, аның бабалары  Әтнә районының Күшәр авылыннан. Быел авылда булып кайттым.1967 нче елдан бирле кайтканым юк иде. Үзем Кырымда Алуштада яшим. Үзем Төркмәнстанда тусам да, 1954 нче елдан 1971 гә кадәр Казанда яшәдем. 1974 елдан бирле Алуштада яшим.  Мин 1951 нче елгы. 5 балам,  бер оныгым бар. Былтыр Корбан бәйрәме көнне туган иде. 1яше тулды инде.  Аның әнисе -Айгөлне 40 яшемдә тапкан идем. Аңа кадәр Лилия, Розалия, Маратым  бар иде. Ә 50 яшемдә ташланган кыз баланы гаиләбезгә алдык. 5 көн элек аңа 18 яшь тулды. 1 яшь тә 2 айлык бала иде.  Ирем дә татар Рәфис исемле  - дип үзе белән таныштырды Сания ханым.

Әтнә районы яңалыклары белән дә сайтыбыз аша танышырга вакыт таба ул. Җанына шулай тынычлык таба. Нәсел җепләре барыбер үзенекен итә, ди. "Ә сайт, ничек төзедегез?"- дим.

  •  1 генә семестр булса да КДУ да укыган идем, Флюра Тарханова белән 1 группада идек. Укып бетерергә Аллаһы Тәгалә язмаган күрәсең. Әмма мин үкенмим.  Мин һәм гаиләм бу сайтны туган телен белмәгән милләттәшләребезне, бигрәк тә төрле сәбәпләрдән үз телен өйрәнмәгән, дөресрәге аны өйрәтмәгәннәр( боларының гөнаһлары зуррак, минемчә), шул сәбәпле  халкыбыз мирасыннан мәхрүм булганнарның, күңелләрендә очкын кабызып, үз халкының  тарихын рус телендә булса да белсеннәр, ә ана теленең матурлыгын ишетеп, (С.М. аудиоязмалары да бар)  күреп, укып, аны тизрәк үзләштерергә өйрәнсеннәр иде дигән теләк белән, ярдәм кулы сузу ниятеннән төзегән идек, - ди милләт җанлы ханым.  Кем белә, бәлки безнең әби-бабайларыбыз таныш булганнардыр?! Мин генә түгел, аларның рухлары да сөенәдер, дип уйлыйсы килә. Юкка гына Аллаһ Тәгалә безне шулай таныштырмагандыр! Бергә-бергә күп эшләр эшлисе бардыр әле алда. Ә укырга бер вакытта да соң түгел... -   Кырым Республикасында  Әтнә төбәгенең бер баласы  милләттәшләренә татар милләтенең җәүһәрләрен җиткерә. Ни генә юк бу сайтта. Һәм бу сайтны югары белеме булмаган, әмма милләтебез байлыгын бездән бигрәк кадерләүче Әтнә кызы алып бара. Рәхәт булып китә.

Татар һәм рус телле “Татары Алушты” дип аталган сайтны интернеттан «http://xn--24-6kcaa0e7anbek4d9af.xn--p1ai/» адресы буенча эзләп табарга була.

Бу сайт Алушта татарлары тормышында булган бөтен вакыйгаларны яктыртып тору, Крым Республикасында  милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, дин, әхлак, гореф-гадәтләребез турында материалар кую, җирле талантларыбыз –һәм иҗади коллективлар хезмәтен популярлаштырып халыкка җиткерү өчен хезмәт итә.

Безнең сайт төрле яшьтәге иҗтимагый категория укучыларына исәпләнгән.Сайтның аудитриясе чикләнмәгән: Алуштада яшәүчеләрдән генә түгел,ә Россиянең башка төбәкләреннән, чит илләрдән, татар һәм башка милләт вәкилләреннән тора. Киләчәктә  сайт Крым Республикасының иҗтимагый һәм мәгълүмат сайтлары арасында лаеклы урын алыр , дип өметләнәбез, дип яза алар.

http://xn--24-6kcaa0e7anbek4d9af.xn--p1ai/

 

Мин  дә Сания апаның һәр язмасын укып барырга гадәтләндем. Бу сайтта Әтнә районы яңалыкларын күргәч, икеләтә сөенәм. Кырым белән Әтнә арасын якынайткан якташым Сания апа һәм аның гаиләсе белән горурланам. Без шулай эшли алыр идек микән, дип еш уйланам...

Фотода - Сания апа Гәрәева. 

"65 еллык юбилейга балалар шундый торт һәм ноутбук бүләк иттеләр.Шушы өстәл артында утырып , сайтны алып барам, - дип яза ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнекеләр- якташлар