Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Айзатның зур җиңүе

30 нчы ноябрь, К.Тинчуринның тууына 131 ел тулуга һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган IV Республика мәктәпләре конкурсына йомгак — «Ул кабызган утлар балкышы» дип исемләнгән тантаналы котлау булды.

Тантаналы котлау кичәсе бәйгене оештыру эшендә башлап йөрүче конкурсның директоры Татарстаның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов, оештыру эшләре комитеты җитәкчесе, жюри әгъзасы, театрыбызның музей җитәкчесе Розалия Вәлиәхмәт кызы Чабатова, Фестивальнең жюри рәисе Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Назыйм улы Харисов һәм мөхтәрәм жюри — РСФСР ның атказанган, ТР ның халык артисты Исламия Идиятулла кызы Мәхмүтова, Татарстанның халык артистлары: Нуретдин Гыйльмехан улы Нәҗмиев, Ләлә Рафаил кызы Миңнуллина, Татарстанның атказанган артистлары Шамил Тимергали улы Фәрхетдинов, Зөлфия Наил кызы Латыйпова, театрның хормейстеры,педагог,танылган җырчы Алия Алмаз кызы Хәмзина, Чаллы татар дәүләт драма театрыннан ,ТР ның халык артисты Булат Сәләхов, танылган театр рәссамы ,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Линар Рәфис улы Гыйльметдинов кебек олуг шәхесләребезнең хәер-фатихасыннан башланып китте.

Фәнис Наил улы билгеләп үткәнчә, әлеге конкурска елдан-ел күбрәк эшләр кабул ителә һәм катнашучылар саны да елдан-ел арта. Жюри әгъзалары да укучыларның эшләрен югары бәяләде.

Җиңүчеләргә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

- Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Хәйруллин Айзат Әнәс улы “Спектакльдән монолог” номинациясендә 1 нче  урын яулады, - дип хәбәр иттеләр Бәрәскә мәктәбеннән.

 

Чыганак: http://tinchurinteatr.ru/?p=15608

Фото мәктәп альбомыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев