Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Бармаклы булу җиңел түгел...

Рамазанның бармаклары ничек, чираттагы операция августта була, дип язган идегез, дип сораучылар ешайды.

 Әйе, чираттагысы августта буласы иде. Тик соңгы ясаган операциясеннән соң, бармаклар  бик авыр төзәлде.

Бик каты шеште, үлекләде. Бармак дип кулсыз кала бугай дип бик курыктык. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, Биектау, Дөбъяз, Әтнә табибларының ярдәме белән акрынлап төзәлеп килә ул бармаклар. Шуңа күрә чираттагысы әлегә чигерелде. Төзәлеп бетсен, диделәр. 

 Бармаклы булуның ничек авыр икәнлеген без, бармаклылар, күз алдына да китерә алмыйбыз шул. Китерергә дә язмасын. Ә үтә сабыр, түземле, нык характерлы энем Рамазанга уңышлар телик. Ә ул кулым сызлый дип елап утыра торганнардан түгел. Мәчеттә догалар өйрәнә, бәйгеләрдә катнаша. Белем алу теләге бик зур, сөйләшкәнен аңлау азрак авыр булса да, ияләнгәч аңлап була. Бик аралашучан бала. Бик эшчән. Шул кулы белән казлар үстерә. Ә казлар йөзләгән. Бик тырыш гаилә. 

    Изгелекнең дә, игелекнең дә чиге юк. Замана никадәр кырыс булмасын, йөрәкләребез, күңелләребез бозга әйләнмәгән әле. Изгелек эшләргә ашыгучылар күп. Үзләре алар бай да түгел, күңелләренең байлыгына искитмәле. Энем Рамазан Рәдиф улына булышучы, Корбан гаете көннәрендә аңа адарынып сәдакалар күтәреп килүчеләргә, Күшәр мәчетенә йөрүче авылдашларына  да хөрмәтебез артканнан -арта.

     "Мәчеттән кайтканын күрсәң, Сүрия апай, кош тотканмыни, "Әни, минем бармаклы булуымны теләүчеләр бик күп икән", дип сөенә-сөенә акчалар алып кайткан. Авылдашлар, райондашлар сәдакалар китерәләр. Алаттан Резида апа белән Шәүкәт абый "Быел корбанны Рамазанга адарындык, бармаклы булуын бик телибез", дип, 5 мең сум акча китергәннәр. Моның өчен нинди олы йөрәкле булырга кирәк,. Ара-тирә рәхмәт тә әйтеп булмый, бугазга төер утырып, күзне яшь каплый. Бу кешеләрнең мин күбесен белмим дә, корбан итләре китерүчеләр бик күп...."- дип сөйли сеңелем Наилә Мөбәрәкшина. Үзе читенсенә, үзе куана. "Аллаһы Тәгалә, үзләрен бай итсен, улымны куандырганнары өчен, шатлык өстенә шатлык килсен", ди. Аларның куанганнарына карап, күңел сөенә. Менә бу олы йөрәкле кешеләрнең булуына сөенә күңел. Кайгы-хәсрәтсез яшәсеннәр. Бу - барыбызның да теләге.

   Соңгы операциясе куркытты.  Кулы гөп булып шешкән  фотоларны куймыйм, йөрәгегез әрнемәсен. Сәламәт булганыбызга иксез-чиксез шөкерләр итик тә, саваплы гамәлләр кылыйк.

    Ә үтә сабыр, түземле, нык характерлы энем Рамазанга уңышлар телик. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын Сезгә, изге күңелле кешеләр! Өсте-өстенә өстәлеп кайтсын үзегезгә. "Сәдака биргән ярлыланмас, менә шул сәдака адәм баласы өстенә явып торган бәла-казаларны туктатып торыр", дип сөйләгән иде Сәйдә абыстай Аппакова. Кайгы күрми яшәргә насыйп булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев