Галстуклы бабай, балалы помидор... - Фидаил могҗизалар арасында
Шундый хирыс, күзәтүчән, табигать җанлы, кешеләрне яраткан кешеләр бар әле, шөкер. Хәбәрчебез Фидаил Кадимов әнә шундый.
Бүгенге көндә төзү эшендә ул, үзе әйткәнчә "шабаш"та эшли.
Баш күтәрми эшләгәндә, кирәксез булып бер почмакта яткан пионер галстугын тартып чыгара. Чыгаргач бәйләп тә карыйсы килә. Ә кая бәйләргә, эшләгән кешенең муенына галстук бәйләп буламыни... Янәшәдә бюст та табыла. "Бәйләдем. Онтылмаган. Кепкасы гына Лужковныкы булды", - дип сөенә.
Ул да түгел помидор рәсемен фотога төшереп җибәрә. "Якынайтып, зурайтып кара әле, балалы помидор бу", - ди.
Табигать үзе дә могҗизалар яраткан кеше белән янәшәдер ахыры. Шулай булмаса, балдаклы кыяр, пошилар, помидорлар аңа гына очрамас иде. Аккошларны да якыннан төшерә ул. Керпе-еланнарны әйткән дә юк.
Сез дә игътибар белән карагыз әле бу фотоларга. Чынлап уйлата бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев