Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Гөлфия Фазулла кызына 90 яшь тулды

Бүген Бәрәскә авылында гомер итүче Баһаутдинова Гөлфия Фазулла кызы 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.

Гөлфия Фазулла кызы 1930 елның 10 апрелендә Өлә авылында  дөньяга килә.

11 яшьлек вакытымда, Өлә ягы ярлы як була, "Әти, әни, апай исән чакта колхозга нәрәт килеп төште. Әтине - Буага, апайны урман кисәргә  җибәрделәр", - дип искә төшерә ул. Тормышны алып барып, яшәргә кирәк. "Әчлектән өшегән, черек бәрәңгене ашап, утын булмагач, урманга утынга бара идек", - бу хатирәләр дә җанны телә торган. 

4 сыйныфта укыганда уракка чыгарга, арыш урырга кушалар  бу балаларга.  "Шуннан бирле урак кулдан төшмәде", дип сөйли Гөлфия әбекәй. Үсә төшкәч урак чалгыга алышына, печән чаба башлыйлар. "Мине дә  башта Молотов урманына, аннан Лаеш урманына эшкә җибәрделәр",- ди.

1974 елда Бәрәскәгә Хәйретдин улы Хәйдәргә кияүгә чыга Гөлфия. Гаиләдә 3 малай, 1 кыз үсә. 

- Килгәннән бирле Бәрәскәдә, колхозда,  фермада эшләп,  лаеклы ялга чыктым, - ди юбиляр.

Бүгенге көндә Гөлфия Фазулла кызы балалары янында гомер итә. "Шушы яшемә кадәр яши алгач, Ходаема бик рәхмәт, - ди. 

Ветеранга Россия Президенты В.В.Путинның котлау открыткасы, Әтнә районы башлыгының котлау открыткасы, истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев