Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Илфар - кибатлетика җиңүчесе!

Сау-сәламәт кешенең җиңү яулавына да куанабыз. Бәйге бәйге инде, үз районын данын яклыйсың, ә без - патриотлар. Ә монда кибатлетика - сәламәтлеге чикләнгәннәр бәйгесе. Анда да үз районыңны күрсәтәсе килә.

Беренче тапкыр 10 октябрьда Казанда КҮ «Казан ярминкәсе»ндә "24 нче Халыкара махсуслаштырылган югары технологияле медицина техникасы һәм җайланмалары, медицина әйберләре һәм чыгым материаллары, дару препаратлары күргәзмәсе, «Сәламәтлек индустриясе. Казан»   Кибатлетика бәйгесе узды. Анда республикабызда яшәүче 43 кеше катнашты.  Әлеге бәйгедә  коляскада утыручылар, аяк-куллар протез булучылар көч сынашты.

Сәламәт  кеше өчен җиңел бирелә торган бәйгенең алар өчен зур көч сораганын истә тотсак, бу ярышны зур батырлыкка тиңләп була. Алар тернәкләндерүнең техник чаралары ярдәмендә  электр коляскалары, протезлар ярдәмендә көнкүреш хәлләрен имитацияләүче спорт маршрутлары аша уздылар. Чемпионнарны алынган баллар саны буенча билгеләделәр.

Әлеге бәйгедә районыбызның Олы Бәрәзә авылында яшәүче аягы протез булган Илфар Басиров катнашты һәм беренче урын яулады. 

Илфарның әлеге җиңүен  зур батырлыкка тиңләп була. Чөнки ул кеше арасына чыккан, игътибар үзәгендә булып өйрәнгән кеше түгел. Үзе бер куанса, Илфарның җиңүе өчен гаиләсе мең тапкыр куанган. Әлеге бәйгедә катнашырга да хатыны, Бәрәзә мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Фәния үгетли аны. 

- Беркая барганың юк, әйдә әле , барыйк, - дидем. Башта ризалашмады. Мин дә барам синең белән, дигәч, ризалашты. Социаль яклау бүлеге машина белән тәэмин итте. Исән-сау эшләсеннәр.  Бик куандык аның өчен, алга таба да үзенә ышанычы кимемәсен иде дип телибез, - дип сөйли Фәния. 

Илфар 1971 нче елда туа. Мәктәптән соң, Әтнәдәге элекке СПТУ да белем ала. Аннан соң армиягә китә. Чик сакчысы булып хезмәт итеп,  үз бурычын үтәп кайта. Кайткач   шофер булып эшкә урнаша. Озак эшли алмый, фаҗигагә юлыга. Үзе турында сөйләшергә яратмый, күп сүзле түгел, тыйнак. Бик төгәл, җаваплы. Техника белән кызыксына. Әлеге көндә дә олы улы белән кечкенә трактор җыеп ята.

- Без Илфар белән 1994 нче елда таныштык. Дуслашып йөрдек. 1995 нче елда мотоцикл белән фаҗигагә юлыкты. Шулай да без...

Тулырак язма - газетада.

 

Фотода Илфар Басиров уңнан өченче. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев