Хәрби комиссарны бүләкләделәр
Иске Кишеттә узган Призывниклар көне барышында хәрби комиссарның үзен дә бүләкләделәр.
Арча - Әтнә хәрби комиссариаты комиссары Алмаз Әгъзәм улы Борһановка ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Анда менә мондый юллар бар:
"ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Ватаныбызны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү буенча зур хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм..."
Әлеге зур бүләкне ихлас һәм чын хезмәте белән алды Алмаз Әгъзәм улы. Бер Суслонгер гына ни тора.
Анда ятып калган райондашларыбызга мемориаль такта һәм чардуган куеп, республика халкын алып баруны оештыру дисеңме, ялгыз әбиләрне ирләре ятып калган җирләргә алып бару дисеңме...- саный башласаң бик күп куелган хезмәте.
Чара барышында Камил хәзрәт Сәмигуллинның бу "Рәхмәт хаты"н Әмир хәзрәт тапшырды.
Суслонгерны күп тапкырлар барып күргән, Алмаз Борһановның ни дәрәҗәдә эшләвен белгән якташы, матбугат хезмәткәре буларак, мин дә сөендем бу бүләккә.
Аллаһы Тәгалә Рәхмәтеннән ташламасын аны. Сәламәтлеген бирсен. Калганына ул үзе дә ирешә торган Кеше!
Ф.Филатова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев