Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Клара Кадимованың быелгы бакчасын күрдегезме? Былтыргы кебек кенә түгел

Хәтерләсәгез, Чишмәле Сапта яшәүче

Соңгы сигез ел дәвамында җәза үтәтү инспекциясенең алыштыргысыз белгече һәм  районара җитәкчесе, 19 ел тикшерүче булып эшләгән Клара Әгъзәм кызы Кадимованың бакчасы хакында гел искә алабыз, аның төрле яңа сортлар үстереп, гаҗәп яшелчәләре белән башкаладан җиңү яулап кайтканын да хәбәр иткәләдек.

Быелгы бакчасын  күреп тә ах итүчеләр күп. Ул бакчада әле дә гладиолуслар, хризантемалар балкып утыра. Кара төстәге помидорны да саклый әле теплицасы. Әллә ни формалы помидорлары бар аның...

Кыскасы, мең дә бер төрле чәчәк үскән, алма пешкән бакча искитмәле. Сөбеханаллаһ. 

Кызыктырып алмасы пешкән. "Үзем кебек әрсезләр барысы да, салкынга да бирешмиләр,- дип елмая Клара Кадимова.

Мең дә бер шөгыльгә ия кеше ул. Киләчәге дә бакчасы кебек матур булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев