Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

"Кочаклашып елаштык..."

Якташыбыз, газетабызның якын дусты, шагыйрь, бик күп җырлар авторы Фердинант Гайсин бу көннәрдә туган авылы Күлле Кимедә ял итә.

Билгеле инде, шундый мәртәбәле шәхес туган авылыңда ял итсен дә, ничек моннан файдаланмый каласың. Җитмәсә, Фердинант абый кебек олы йөрәкле, гади, затлы кешене табып та булмый әле. Сөйли башласа, авызына карата, җырлый-бии, талант, кыскасы. 

- Менә минем шундый булганлыкны белеп алганнар да  мәктәпкә укучы балалар белән очрашуга чакырдылар. Әле нинди балалар диген син, күрше мари иленнән килгәннәр. Үзебезнекеләр дә бар. Өченче көн кайттым авылга, кичә менә шушы очрашуда катнаштым. Сибгат Хәким музеена барган идем, менә кунак булып кайттым. Шулкадәр күңелемне кузгатты бу очрашу, балалар гына димәссең, шигырьләремне укыйлар, җырларымны өйрәнгәннәр, үзем дә кушылып җырладым. Кыскасы, рәхәтләнеп җырлап-биеп кайттым. Балалар, әлеге очрашуны оештыручылар мине яшьлеккә кайтардылар. Инде хәзер сабантуйдан бер тәкә алмыйча китмим, -  дип шаяртты ул. 

- Оештыручылар миңа сюрприз-бүләк тә ясадылар әле. Күптәннән Роза Гайсинаны күргәнем юк иде. Бер сөйләшкәндә шулай дип әйткән идем, Розаны шушы очрашуга чакырганнар. Танымадым башта, дөресрәге ышанмадым. Ахырдан кочаклашып елаштык. Күз яшьләрен тыеп булмады. Балалар алкышлары көч өстәде, бүген туган як табигатендә ял итәргә, басу-кырларга чыгам,- дип, тәэсирләре белән уртаклашты Фердинант абыебыз.

Әле бу очрашуның соңгысы булмас күк. Рәхмәт якташларын олылый белгән шәхесләргә.

Фотолар https://vk.com/id248707725 алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев