Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Күрдегезме елга ярын, Айдарны?..

Ышана торган түгел, әмма бу чын. Айдар бар һәм ул Әтнә елгасына, аның яр буена җан кертте бу ике көндә.

Гадәти тормыш агымын үзгәртеп җибәрде Айдар.

Күңелнең иң түренә таба яшеренә барган соклану, хөрмәт кебек төшенчәләрне уятты. Адәм баласының  табигать белән бер булып яшәргә тиешлеген искәртте.

Нәрсә эшләгән әле ул дисезме? Үзе әйтмешли, шаккатарлык берни дә юк. Балык тотар өчен, Әтнә елгасының бер өлешен ләмнән чистартып, су эченәрәк кертеп, басма эшләп, аны яшелгә буяп куйган. Кичәдән бирле елганың шул тирәсен ләмнән чистарта.  Карап эшләтәбез, сокланабыз, рәхәт. Редакциябез елганың янәшәсендә генә. 

- Балалар белән балык тотарга төшкән идек, басар урын тапмадык. Ә балык бар монда. Суның тирәнлеге билдәндер. Карап йөрдем дә, чистартып, балыкчылар өчен урын әзерләргә булдым. Ләме дә җитәрлек булып чыкты... -  дип сөйли Айдар Равил улы Гарипов.

Бар нәрсәне кушып эшләргә күнеккәч, үзе тотынып эшләгән кеше гаҗәп тә кебек. Әле кайберәүләр үзләренчә бәяләп тә куяр. Ә дөньябызны бизәр өчен, безне йокыдан уятыр өчен, табигатькә ярдәм кулын сузучы Айдарлар кирәк. Күп кирәк.

Элек балык күп иде дип сөйләүчеләрне дә ишеткәнем бар. Элегрәк Айдарлар күп иде, тезгә батып елга, чишмә чистартучылар адым саен иде. Менә шул чорга кайтты күңел. һәм әле аларның янәшәбездә булуына куанып бетә алмый тилмерә. Дөресрәге, ышанып бетә алмый. Сөбеханаллаһ. Сәламәт булсын.

Автор фото-видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев