Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

"Маринадлау дөрес әйбер түгел - томаттан сок ясыйм хәзер" - табиб Искәндәр Әхмәт улы

Аралашкан саен гаҗәпкә калдыра, сокландыра торган кешеләр була. Ә әңгәмәдәшең табиб булса, бигрәк тә. Искәндәр Әхмәт улы - әнә шундый шәхес.

    Район үзәк больницасының табибы ул, терапия бүлеге мөдире, реаниматолог-анестезиолог, кыскасы, алыштыргысыз белгеч ул бүгенге көндә. Күп сөйләшмәс, кирәген әйтер, дәвасын бирер. Аныкы төгәл булыр. Белем дә җитәрлек, тоемлау-сиземләү дә Аллаһы Тәгаләдән бирелгән. Урыслар андый табибны "Врач от бога", диләр.

Тәүлек буе, алай гына да түгел, ике-өч көн кайтмый эшләгән чакларын да күрергә туры килде бу табибның, әтием авыр хәлдә чакта күрдем анысын. Һәм аның турында шул чакта  күбрәк белдем. Иң сокланганым: аның авыру белән аралаша белүе. Әтием аннан башка берәүгә дә ышанмады. Операция кирәк, дигәч тә, "Искәндәр керәме анда?" дип сорады. Гомерне өстәп куеп булмый, соңгы көнгәчә табибның әтиемә мөнәсәбәте истән чыкмый. Әтигә генә дә түгел...

     Менә шул әтине саклаган көннәрдә табибның чәчкәләр- тюльпаннар үстереп, үзе эшләгән теплицасында шөгыльләнергә яратуын белдем. "Помидор-кыярлар тозлый ул бик тәмле, безне дә өйрәтә", - дип, шәфкать туташлары әйткәч,  үзеннән сорадым, янәсе чынмы?!

"Аның нәрсәсе бар, тозлыйм, ашарга да пешерәм, кыскасы, хатын-кыз эшләгәнне эшли алам. Бала табудан башканы", дип тә елмайганы истә.

    Бу юлы да терапия бүлегендә дәваланырга туры килде. Гел сокланып күзәтәм. Бүлекнең мөдире нинди, эшләүче шәфкать туташлары да шундый. Күп сөйләшмәсләр, барысы да үз эшләрен җиренә җиткереп  эшләрләр. Ягымлылар.

- Помидорларны нишләтәсез, тозлыйсызмы?- дип сорамый түзә алмадым Искәндәр Әхмәт улы Галиевтан. Ул язуыннан бик аерылмыйча гына:

- Помидордан сок ясый башладым әле. Маринадлау дөрес әйбер түгел инде ул, без тозны болай да күп ашыйбыз. Аш серкәсе дә файдага түгел, консервант ул,- дип әйтеп куйды.

Табиб сүзе күзне ача ул, чынлап та хак сүзләр бит.  Минем кызыксынуымны күргән табиб дәвам итте:

- Яңа җыйган помидорны, торганында бактерия-микроб җитәрлек була аның, сок чыгаргыч җайланмадан  чыгарып кайнатам да, бернәрсә дә  салмыйча стерильләштергән банкаларга салып, стерильләштергән капкач белән каплыйм.  Бу очракта стерильләштерүне бөтен шартын китереп башкарырга кирәк. Ни өчен уксус салабыз, чөнки уксус стерильләштерү җиренә җитмәгәндә ярдәмгә килә. Ә тиешенчә стерильләшкән  банка уксустан башка да атмый.

- Ә ничек җиренә җиткерәсе?

- Мин банкаларны газ духовкасында 150 градуста 15 минут стерильләштерәм. Газ өстендә барыбер тиешенчә булып бетми ул. Духовканың градусы күренсә, бик җайлы инде бу, 15 минуттан соң 90 градуска төшерәм. Ни өчен 90 га төшерәм, томат согы 100 градус кайнарлыкта булгач, банканың да шул кайнарлыкта булуы кирәк. Капкачны да озак кайнатам. Банканы алып сокны салам, бер температурада булгач бернишләми, тагын бер сере - сок капкачка тиеп торырга тиеш.  Капкач белән сок арасында "отрицательная энергия" калмаска тиеш. Бу ара никадәр күп кала, шулкадәр ату ихтималы зуррак. Баштарак томат суына тоз белән шикәр комы салып ясап карадым. Тәмле, эчкән саен эчәсе килә. Эчкән саен организмга артык тоз керә. Монысы да файдага түгел. Тозсыз ясадым. Ачкач аның хуш исе иң элек борынга бәрелә, аннан чын тәме. Тозны кирәк кеше ачкач та салып эчә ала, алай тагын да тәмле. Бер помидорның үз тәмен тойгач, тозлап эчәсе дә килми. Алма согын да шулай ясап була. Болай ясаганда чынлап "натураль продукт" була, файдалы да,- ди табиб.

- Кыярны нишләтәсез?

- Анысын миннән башка да эшлиләр. Тозлап та карыйлар...  хәзер кыяр да бик кулланылмый. Бәрәңге ашаганда ашала иде, ашамлык күп хәзер сайланабыз. Бар да бар,  сәламәтлек турында да онытырга ярамый...- дип өсти.

    Уйланасызмы, мин дә озак уйландым. Әлегә кадәр эшләгән банкалар да уйлатты. Сәламәтлек өчен тозсыз ашау файдалы, тикмәгә тернәкләндерү үзәкләрендә тозсыз ашатмыйлар инде. Әле җәй озын, эшләү мөмкинлеге дә бар. Табиб киңәшен дә истә тотыйк. Ә алар барын да белә...

Фото: https://pixabay.com/ 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев