Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Рамазанга операция ясадылар

31 май көнне Санкт Петербург шәһәре больницасында Рамазан Мөбәрәкшинга чираттагы операцияне ясадылар табиблар.

Операция 5 сәгатьтән артык барды. Табиблар аның катлаулы һәм авыр булуын әйттеләр. 

Наркоздан да 12 сәгатькә якын  айнымады Рамазан. 

- Бик зур операция булды. Бер кулының  бөтен тиреләрен ачып, бармак сөякләрен аралап, кисеп, игәүләп өч бармакны тулысынча турайтып, 5 спица куйдык. Бик каты авыртачак, бу юлы авыр була, дип аңлатты врач.  Сул кулына ясамаганнар иде бит әле бармак, анысына бармак ясадылар бу юлы, ә уң кулына  калган өч бармакны, врач әйткәнчә турайтып спица куйдылар, икенче операция ясаганда җиңел булсын дип эшлиләр монысын.  Бәлки биш бармак ясап та булмас, дүрт булырга мөмкин, дип тә аңлаттылар. Бармакны квота буенча бушлай ясадылар, ә спица кую 60 мең сумга төште. Икенче операцияне август аена, өченчесен декабрь аена планлаштырдылар.  Бүген уколлар кадап чыгардылар, кайтырга билет алдык. Температурасы бар. Анысы бер атна тирәсе булыр, дип аңлаттылар. Сызлана бик, - дип аңлатты сеңелем Наилә Мөбәрәкшина.

Клиника түләүле, шунлыктан озак тормый бүген кайтыр юлга кузгалдылар алар. Арты хәерле булсын.

- Фитыр сәдакалары күчерүчеләр булды, Аллаһы Тәгалә риза булсын, тоткан уразаларыгыз кабул булсын, бала хәсрәте күрмәгез,- дип, тели Рамазанның әнисе.

Төне буе керфек какмый  баласы яныннан китмәүче анага Алла ярдәм бирсен. Рамазанның сызлануларын җиңеләйтсен. Исән-сау кайтсыннар.

Наилә Мөбәрәкшина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев