Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Рамазанның бармаклары юк

Бу хакта бер язган идем. Рәхмәт яусын укучыларыбызга, дусларыбызга. Кем ничек булдыра, кемнең күпме хәленнән килә, акча күчерә башладылар. Сораулары артты, тормышлары белән кызыксына башладылар. Бу язмам шуннан соң язылды. Кабатлаулар булса, гафу итәрсез. Без Сезгә бик рәхмәтле.

Мөбәрәкшин Рамазан Рәдиф улы 2005 елның 2 июнендә дөньяга килә. Көтелгән кадерле беренче бала була ул. Әле дә бик кадерле һәм ул минем әти ягыннан туганнарым - Күәмдә гомер итеп бакыйлыкка киткән мәрхүмнәр Шәүкәт абый белән Саймә апаның баласы Таһирә апа Әхмәтованың оныгы.

     Рамазанның бармаклары юк. Уч төбе бар, 3 яшендә операция ясап аерылган баш бармаклары бар, кулның калган өлеше бияләй кигән кебек, тоташ укмашкан. Бер бармаклар кайгысы гына да түгел, Аллаһы Тәгалә бу балага, аның гаиләсенә, туганнарына сынауны өеп бирә.

2006 елда 1яшьтә 4 айлык вакытта башына операция кичерә нарасый. “Мин кулны гына күрәм икән, ә миңа аның башын сөйлиләр, әллә ниләр аңлатып бетерделәр, кабул да итә алмадым, ышанасым да килмәде. Операциянең файдасы булды үзе, аякка басып йөри башлады, тешләре чыкты. 3 яшендә баш бармакларын операция ясап аердылар, тимер тыгып, 2 ай гипска салдылар, нерв җепселенә зыян килдеме, баланың хәле начарланды, тагын нейрохирургларга күчтек. Мин 3 ел буе Питрәч, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург табибларыннан кайтып керә алмадым. Өйдәгеләр үз кирәгемә йөри дип белделәр ахыры, ахыр чиктә баламны күтәреп, Дөбъязга, әни янына кайттым...”, - дип сөйли Рамазанның әнисе Найлә Максут кызы. “Килгән сынауны әти кеше күтәреп бетерә алмады шул”, - дип уфтана Таһирә апа да.

Күшәр авылыннан кечкенәрәк өй сатып ала Найлә. “Гел синең җилкәңдә яши алмам, үз атасына сыймаган бала башкага да сыймас, минем гаиләм шушы бала булыр, үз йортымны ничек тә төзергә кирәк, дигәч, каршы килмәдек. Чынбарлыкны кабул итми кая барасың. Найләнең үз әтисе авырып үлде. Бик әйбәт кеше иде, туганнары да бик яхшылар, Найләгә дә гел булышалар. Ике кызым белән кабат тормышка чыктым, ирем Хафиз да бик кешелекле. Бөтен көчне куеп, бергәләп шушы йортны сала башладык”, - дип сөйли Таһирә апа.

Найләнең үзенең дә кулыннан килмәгән эше юк. Егылып эшли торган нәсел баласы. Кызыл кирпечтән үзе теләгәнчә сала ул йортны “Быел алтынчы ел төзи башлаганга, узган кыш күчтек, әле монда эш җитәрлек”, - ди ике ул үстерүче сеңелем. Аерылып кайткач, киләчәген уйлап тагын бер ул – Исламны таба. “Аллага шөкер, монысы сәламәт", дип сөенә.

Сынауның чираттагысы башлана, Рамазанның быел тик торганда таза тешләре төшә башлый. Тагын больница юлы. Битнең урта өлеше үсми, борын эчкә бата, күз киресенчә чыга. Башка чираттагы операцияне маңгай өлеше белән бергә эшләргә кирәк. “16 яшькә кадәр бармакларга операция ясатыгыз, баш аннан соң”,- диләр табиблар. “Бар эшне эшләргә тырыша, идәннәрне дә юа, бик тырыш Рамазан. “Миңа бармаклар кирәк”,- ди. Белештем. Квота белән бер бармакка ясыйбыз бер ясаганда диләр, түләп ясатсаң, берьюлы ике кулның берәр бармагына ясыйлар. Һәр бармак саен аерым наркозны баланың башы күтәреп бетерә алмый диләр нейрохирурглар, шуңа түләүлегә керәбез. Наркозны ничек кабул итә, калган бармакларны аеруны шуңа карыйбыз диләр”, - ди сөйли Найлә.

     "Бармак икән бармак, үзең карашырсың", дип, быел 50 каз, 45 үрдәк, 500 бройлер чеби, 5 күркә сатып алалар. Җәй буе шуларны бага Рамазан. Суын ташый, кулыннан килгәнен эшли, иске өйне ферма итәләр. Мәшәкатен үзләре белә, шуларны сатып акча эшлиләр.

“Кибеттән бик әйбер сатып алмаска тырышам, ипи алам инде, бар кергән акчаны тупларга өйрәндем, Рамазанның үз акчасын җыеп, үз дәвасына тотам. Бүгенге көндә җыйналганнан калганы 130 мең сум акча кирәк.

4 февральдә без операциягә керергә тиеш. Тик аның өчен 300 мең сум акчаны җыеп бетерергә кирәк. Казан, Биектау, Дөбьяз мәчетләренең ярдәмен гел тоеп яшибез. Без Әтнәнеке түгел, шулай да ярдәм итүче, изге күңеллеләр күп. Социаль яклау оешмасыннан да килеп киттеләр. Хәйрия кичәсенә дә чакырдылар.  Мөнир Шакиров рухымны гел күтәреп тора, социаль челтәрдә Рамазанның битен булдырды. Булышкан Һәркемгә рәхмәтемне җиткерегез”, - ди туганымның кызы.

     “В контакте” ( https://vk.com/club172445193) битендә бары да язылган. Укыгыз, тагын бер кат укыгыз да, газиз балагызның уйнаганына, кашык тотып ашаганына, бармаклары белән ручка тотып язганына карагыз һәм Рамазанны күз алдына китерегез. Хәлегездән килгәнчә ярдәм итегез. Бу мәҗбүри гамәл түгел, дөньясында аның кебекләр бик күп, тик нишлик соң ярдәм итәрдәй меценатлар юк бу дөньяда. Байлары күп, тик аларда Рамазан кайгысы юк. Сабыйларның күпчелеге халыкның киң күңеле белән аякка баса. "Әтнә таңы" күпләп ярдәм итте мохтаҗларга. Тагын бер талпынып алыйк, райондашлар, якташлар. Кем өчендер бер ресторанга кереп чыга торган акча бу, ә Рамазанга бармаклар вәгъдә итә 300 мең сум.

Булышыйк, малыбыз артып кайтыр, сәдака адәм баласына киләсе борчу- хәсрәтне күтәреп торыр", дип сөйләгән иде Сәйдә абыстай да.

Акча күчерергә теләүчеләр булса, реквизитлары. Сбербанк картасы: 4817 7601 2356 7095 (ФИО получателя НАЙЛЯ МАКСУТОВНА МУБАРАКШИНА мать) КИВИ-кошелек: +7 987 213 23 35 Яндекс.Кошелек: 410017505159282.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев