Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Рамилне бүләкләделәр

Котлыйбыз!

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ел саен дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән ике конкурс үткәрә:

дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика бәйгесе  һәм балалар ышаныч телефоны хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык республика бәйгесе.

2019 елда әлеге конкурсларда катнашу өчен, Татарстан Республикасының 30 муниципаль берәмлегеннән 140 гариза бирелгән.  Конкурс материалларын бәяләү нәтиҗәләре буенча бәйгенең  читтән торып һәм турыдан туры этаплары кысаларында Экспертлар советы тарафыннан 16 җиңүче билгеләнде.

Алар арасында безнең ТР Әтнә муниципаль районы башкарма комитеты Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге мөдире  җитәкчесе  Рамил Шәйхиев та бар. Ул  «Дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге башкарма хакимияте органы җитәкчесе " номинациясе  лауреаты дигән Диплом белән бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев